В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы барлык спорт мәктәпләре секцияләре белән Физик культура хезмәткәрләре көнендә таныша алачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август, Ксения Швецова). Казанның спорт мәктәпләрендә даими рәвештә 24,5 меңнән артык бала һәм яшүсмер шөгыльләнә. Иң популяр спорт төре булып ел саен футбол кала бирә – аның белән 9 спорт мәктәбенең 3 меңгә якын укучысы шөгыльләнә. Бу хакта бүген Казан Мэриясенең рәсми аккаунтында туры эфирда Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сөйләде.
Балалар һәм яшүсмерләр арасында популярлык буенча икенче урында – нәфис гимнастика һәм җиңел атлетика, спортның бу төрләре буенча секцияләргә якынча 1,5 мең бала йөри. Өченче урында – хоккей һәм йөзү, аларны 1,2 мең яшь спортчы сайлаган.
Шәһәрдә футбол белән кызыксыну артуга бәйле яңа секцияләр ачыла. Якын арада аларның берсе шәһәрнең Авиатөзелеш районының 115-нче номерлы мәктәбендә ачылачак. «Хәзер тренер эзләү алып барыла. Без шулай ук мәктәп территориясендә мини-футбол кыры төзергә планлаштырабыз», – диде А.Салихов.
Исегезгә төшерәбез, яңа уку елында Казанның биш мәктәбендә футбол буенча дәресләр үткәреләчәк: 179-нчы номерлы һәм А.Алиш исемендәге 20-нче номерлы гимназияләрдә, 144,-нче 161-нче һәм 97-нче номерлы мәктәпләрдә. Бу ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Россия футбол союзының «Мәктәптә футбол» уртак проекты, ул республиканың 24 уку йортын колачлаячак.
Казанда 14-нче август көнне Физик культура хезмәткәрләре көнендә барлык спорт мәктәпләрен тәкъдир итү булачак, дип искәртте А.Салихов. «Урам» экстрим-паркы территориясендә теләгән һәркем үзен төрле спорт төрләрендә сынап карый һәм иң кызыклысын сайлый алачак. «Монда ук баланы спорт секцияләренә яздырырга мөмкин булачак», – дип өстәде ул.
Казанда Физик культура хезмәткәрләре көне дүрт мәйданчыкта узачак: «Урам» экстрим-паркыннан тыш, шәһәрлеләр өчен чаралар «Хезмәт резервлары» стадионында, Горький исемендәге паркта һәм Пляж спорт төрләре үзәгендә узачак. Чаралар 10:00 сәгатьтә башлана.