Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.06.2018, 11:03

Казанда Сабантуй Мирный бистәсендәге Каенлыкта һәм Аккош урманында үтәчәк

Төштән соң бәйрәм чаралары Казан ипподромы территориясендә узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь, Алсу Сафина). 23 июньдә Казанда татар халык бәйрәме Сабантуй узачак. Ул шәһәрнең ике мәйданчыгында – Мирный торак массивының Каенлыгында һәм Аккош күлләренең урман зонасында үтәчәк. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрлеләрне, кунакларны, Колумбия һәм Польша арасындагы уенга килүчеләрне бәйрәмгә чакырды.

“Сабантуй – Казанның визит карточкасы гына түгел, бу буыннарны бәйли торган бәйрәм. Бу бәйрәм татар халкының ыру хәтерен саклый. Кунакларны, шәһәрлеләрне һәрвакыт көтеп калабыз, - диде Илсур Метшин. – Аккош күлләрен торгызгач, Сабан туен яңадан шунда уздырырга шатбыз”.

“Сабан туе – интерактив бәйрәм. Ада кунаклар тамашачы гына түгел, ә катнашучылар да”, - дип ассызыклап үтте Мэр һәм чараны барлык теләүчеләр дә бәйгеләрдә катнаша алырлык итеп әзерләргә чакырды.

Ике мәйданчыкта да бәйрәм 9.30 сәгатьтә башлана, диде Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов. Гадәт буенча, бәйрәмгә концерт программасы һәм милли көрәш әзерләнгән, көрәштә Казанның һәм Татарстанның иң көчле батырлары катнашачак. Җиңүчеләрне барлык авырлык категорияләрендә билгеләячәкләр. Шулай ук турнирның абсолют батыры билгеләнәчәк, аңа традицион бүләк – тәкә һәм автомобиль биреләчәк.

Спорт мәйданчыкларында 15 милли бәйге узачак. Бәйрәмнең иң кечкенә кунаклары өчен балалар программасы әзерләнгән.

Моннан кала, Сабан туен бәйрәм итү мәйданчыкларында муниципаль районнар белән берлектә авыр җирлекләре йортлары оештырылачак, алар татар халкының мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдыра. Аларда районнарның иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Сабантуйның һәр мәйданчыгында сәүдә нокталары һәм җәйге кафелар оештырыла.

Сабантуй мәйданчыклары якынча 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

“Бүген бәйрәмгә әзерлек чаралары тәмамланып килә. Хәзерге вакытта трибуналар, чатырлар һәм сәхнәләрне җыя башладылар”, - дип хәбәр итте Азат Абзалов.

Төштән соң бәйрәм чаралары Казан ипподромы территориясендә дәвам итәчәк. Анда традицион ат спорты ярышлары узачак. Бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана һәм концерт программасы белән үрелеп барачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 18.06.2018
Видеорепортаж
18.06.2018 10:00
23 июньдә ике мәйданчыкта татар милли бәйрәме Сабантуй үтә
Барлык яңалыклар