Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.04.2020, 13:57

Казанда үзизоляция режимы кертелү белән теркәлгән җинаятьләрнең кимүе күзәтелә

Шул ук вакытта талаулар һәм караклык очраклары арта.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель, Алсу Сафина). Татарстанда үзизоляция режимы кертелү белән, теркәлгән җинаятьләр саны Казанда беренче атнада 8%-ка, икенчесендә 14%-ка кимегән. Шул ук вакытта талаулар саны, интернетта һәм телефон аша караклык кылу очраклары арткан. Мондый статистика белән бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча шәһәр штабы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары - полиция башлыгы Валерий Саматошенков бүлеште.

«Карантин чаралары кертелү белән теркәлгән җинаятьләр саны беренче атнада 8%-ка, икенчесендә - 14%-ка кимегән. Шул ук вакытта үтерү, көнкүрештә һәм исерек хәлдә булган затлар тарафыннан кылынган сәламәтлеккә авыр зыян китерү кебек деликтлар саны артты», - дип хәбәр итте В. Саматошенков.

Соңгы 2 атна эчендә талаулар саны арткан - әгәр элегрәк бер атна эчендә 8 шундый җинаять теркәлгән булса, үзизоляция чорында аларның саны атнага 10-14-кә кадәр җиткән. Нигездә алар кибетләрдә эшләнә, ә җинаять эшләү предметы буларак азык-төлек һәм алкоголь продуктлары тора, дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары.

Килеп туган вәзгыятькә алдакчылар җайлашкан - шәһәрдә һәр өченче җинаять мәгълүмат-телекоммуникация технологияләре өлкәсендә кылынган. Валерий Саматошенков тиз отыш алу сылтавы белән счетлардан урлаулар саны артуын сөйләде. Әгәр элегрәк аена 2-3 факт теркәлгән булса, хәзер атнага 10-шар.

«Алдакчылар гамәлләренә даруханәләр дә эләкте - алар хезмәткәрләргә медицина товарларын сатып алуга акча күчерү турында күрсәтмә биреп, мөдир исеменнән ялганлап шалтыраталар», - дип билгеләде докладчы.

Моннан тыш, күпчелек җинаятьләр интернетта товарлар, шул исәптән битлекләр сату сылтавы белән башкарылган. «Социаль челтәрләрдә караклар саклану чараларын отышлы бәядән сатып алырга тәкъдим итә. Урланган акчаларның суммасы 15 меңнән 30 мең сумга кадәр үзгәрә», - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары, шулай ук спекулянтлар барлыкка килүен дә искәртеп. Шулай итеп, Казанда элек хөкем ителгән гражданинны тоткарлыйлар, ул медицина битлекләрен югары бәядән күпләп сатуны оештырган. Фигуранттан 50 меңнән артык медицина битлеге һәм 1,5 млн сум күләмендә акча алынган.

Валерий Саматошенков контрафакт җитештерүдәге санитария-гигиена чараларын гамәлгә ашыру предметына интернет-ресурслар мониторингы үткәрелүенә игътибарны юнәлтте. 7-нче апрельдә мониторинг нәтиҗәләре буенча ялган медицина эшләнмәләрен - кул өчен антисептикларны законсыз саткан Казан кешесе тоткарланды. Казанлыдан 40 мең сумлык 50 л продукция алынган. «Хәзерге вакытта хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тарту турында карар кабул ителә», - дип өстәде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышы, 13.04.2020
Видеорепортаж
13.04.2020 12:47
Казанда 17 меңнән артык кеше карантин һәм үзизоляция режимын үтәүгә тикшерелгән
Барлык яңалыклар