В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өстәмә юл чатын урнаштыру октябрь ахырына тәмамланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). Казанның Совет районында транспорт ситуациясен яхшырту өчен Азат Аббасов урамыннан Мамадыш трактына өстәмә юл чаты оештырыла. Шулай итеп, «Весна» торак комплексында яшәүчеләр өчен Җиңү проспекты юнәлешендә торак комплекстан тиз арада чыгу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Үзгәрешләр Казан Мэриясенең интернет-кабул итү бүлмәсенә һәм социаль челтәрләргә юл хәрәкәтен оештыруның уңайсызлыгына зарланган шәһәрлеләр үтенече буенча кертелә.
Элегрәк Мамадыш тракты һәм Натан Рахлин урамы киселешендә сулга борылышны үтәргә рөхсәт бирә торган өстәмә секцияле светофор урнаштырылган иде. Шулай итеп, Җиңү проспекты ягына борылыш ясау яки Натан Рахлин урамына «Светлая долина» торак комплексы ягына борылу өчен автомобильчеләр «ук»тан файдаланганнар. Аннан соң светофорның өстәмә секциясен алырга карар кылынды, чөнки аның аркасында бөкеләр барлыкка килә иде. Әмма шәһәр халкы бөкеләр проблемасының калуын билгеләп үтте.
Совет районы администрациясе һәм Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе Мамадыш трактында һәм якын-тирә юл чатларында транспорт агымнарын модельләштерү буенча эш алып бардылар. Белгечләр агымның акрынаю участокларын кыскарту белән трафикны оптимальләштерүнең төрле вариантларын карадылар. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге Транспорт комитеты хезмәткәрләре белән берлектә Җиңү проспекты юнәлешендә «Весна» торак комплексында яшәүчеләргә чыгуны тәэмин итү өчен А.Габбасов урамыннан өстәмә юл чаты оештыру турында карар кабул ителде.
Моннан тыш, җәяүлеләр һәм автомобильчеләргә уңайлы булсын өчен, җәяүлеләр кичү юлын һәм җәмәгать транспорты тукталышын М7 чишелеше юнәлешендә Н.Рахлин урамы һәм Мамадыш тракты киселеше артына күчерү гамәлгә ашырыла.
«Өстәмә юл чатын урнаштыру һәм җәмәгать транспорты тукталышы белән җәяүлеләр кичүен күчерү эффективлыгы буенча транспорт чишелешен урнаштыруга тиң, әмма әлеге эшләрнең бәясе уннарча тапкыр арзанрак», - дип билгеләп үттеләр Совет районы администрациясендә.
Юл хәрәкәтен оештыру схемасын үзгәртү буенча эшләрне 31-нче октябрьдә тәмамлау планлаштырыла.