Тыңлаучыларга Франция, Италия һәм Испания композиторларының классик музыкасын тәкъдим итәчәкләр.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель). Казанда беренче тапкыр Башкортостан Республикасының Милли симфоник оркестры чыгыш ясаячак. Классик музыканы яратучылар өчен мәдәни вакыйга 16-нчы апрельдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак.
Тыңлаучылар өчен француз композиторы-импрессионисты Морис Равельнең «Вальс» хореографик поэмасы, «Царица Савская» балетыннан сюита һәм Италия композиторы Отторино Респигиның «Витражи Собора» сюитасы, Испан композиторы Оскар Наварроның 2-нче номерлы оркестры белән кларнет өчен концерты яңгырыячак, аның әсәре Казанда беренче тапкыр башкарылачак.
Солист буларак танылган Россия кларнетисты, Башкортстанның атказанган артисты, Ш.Бабич исемендәге Дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты Артур Назиуллин чыгыш ясаячак. Халыкара кларнетистлар ассоциациясенең бәйсез статистикасы нәтиҗәләре буенча ул яңа буын дөньядагы иң яхшы кларнетистлар унлыгына керә.
Дирижировка Башкортостан Республикасы Милли симфоник оркестрының баш дирижеры һәм Россиянең Дәүләт академия симфоник капелласы дирижеры, Геннадий Рождественский һәм Валерия Полянский тәрбияләнүчесе Дмитрий Крюков (Мәскәү) булачак.
Концерт Башкортстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы, Уфа һәм Казан арасындагы мәдәни багланышларга юнәлтелгән матур чара булачак, дип хәбәр итә БР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.