Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.02.2019, 15:40

Казанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин килде

Дәүләт башлыгы, аерым алганда, мәдәният сарайларын заманча мәдәни үзәкләргә әверелдерү буенча Казанның тәҗрибәсе белән танышачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). РФ Президенты Владимир Путин Татарстанга эш сәфәре белән килде. Аэропортта дәүләт башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Сәфәре кысаларында Владимир Путин РФ Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышын уздырачак. Очрашуда катнашучылар халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча субъектларның башкарма хакимияте органнары эше турында фикер алышачаклар. Чара Иннополис IT-шәһәрендә узачак.

Утырыштан соң Владимир Путинның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашуы планлаштырылган.

Шулай ук Россия Президенты мәдәният сарайларын заманча мәдәни үзәкләргә әверелдерү буенча Казанның тәҗрибәсе белән танышачак. Владимир Путин "Мәскәү" мәдәният үзәге - күп функцияле киңлектә булачак, анда балалар һәм өлкәннәрнең иҗади, интеллектуаль һәм физик үсеше өчен уңайлы шартлар тудырылган.

"Мәскәү" мәдәният үзәгендә мәйданчыгында РФ Президенты җәмәгатьчелек вәкилләре белән "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Моннан тыш, Владимир Путин "КамАЗ-мастер" спорт командасы катнашучылары белән очрашачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар