Биш кеше үлгән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 22 нче ноябрь). 2023 елның гыйнварыннан октябренә кадәр Казанда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу сәбәпле, 38 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда биш кеше һәлак булган һәм 54 кеше төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.
21 нче ноябрьдән 30 нчы ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы башкаласында каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән «Каршы як полоса» профилактик чарасы үткәрелә.
Узган тәүлектә Казан шәһәрендә 108 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 2 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.