В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр бюджетыннан әлеге эшләргә 2 миллион 629 мең сум бүлеп бирелгән
Тышкы төзекләндерү комитеты фотосы
Ел башыннан шәһәр хезмәтләре эшчеләре җәяүлеләр өчен каралган җир асты һәм җир өсте кичүләрендә язулар һәм рәсемнәр белән чуарланган 5,4 мең квадрат метрдан артык өслекне чистарткан. Вандализм нәтиҗәләре белән көрәшкә шәһәр бюджетыннан 2 миллион 629 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.
Язулар, рәсемнәр белән чуарланган урыннарны буяу, шулай ук махсус юу чаралары белән чистарту көрәшнең төп ысулы булып тора. Буяу эшләре иң зур күләмдә Зур Крыловка – Аркылы Базар урамнары киселешендә башкарылган, анда 195 квадрат метр дивар яңартылган. Хисап чорында барлыгы 3082 квадрат метр өслек буялган.
Шул ук вакытта шәһәр хезмәтләре вандализм очраклары еш кабатлана торган иң четерекле участокларны аерып чыгарган. Бу исемлеккә Вишневский – Шмидт урамындагы, Дементьев һәм Кошевой урамнары киселешендәге, Мамадыш трактындагы, Ямашев һәм Зур Казан боҗрасы проспектларындагы кичүләр кергән.
Кайбер урыннарда мәсьәләне буяу белән генә хәл итеп булмый. Поликарбонат, гранит яки мәрмәр өслекләр өчен нәзакәтлерәк ысуллар – махсус эремәләр белән эшкәртү таләп ителә.
Шуңа да карамастан, химик чаралар кулланган очракта да тәртипсез язылган язмаларны тулысынча юкка чыгарып булмый. Тишекле материаллар, белгечләр сүзләренчә, буяуны сеңдерә, чистартканнан соң да күренә торган эзләр кала. Нәзакәтле эшләрнең мондый төре 2348 квадрат метр өслектә башкарылган. Еш кына әлеге төр чистартуларны Несмелов, Декабристлар – Восстание, Ягодинская – Шоссе урамнарындагы җир асты кичүләрендә үткәрергә туры килгән. Химик чаралар кулланып чистарту эшләре саны буенча Гладилов – Шоссе урамнары кичүе лидерлар (290 квадрат метр) рәтендә санала.
Шәһәр хезмәтләрендә эре магистральләрдәге милеккә даими зыян салу очракларын ассызыклыйлар. Видеокүзәтү камераларында язмалар булган очракта, материаллар хокук саклау органнарына җибәрелә.
Ләкин шәһәр урамнарында үз эзеңне дөрес юл белән дә калдыру мөмкинлеге бар. Моның өчен булачак рәсемнең эскизын һәм урынын күрсәтеп, Интернет-кабул итү системасы аша Башкарма комитетка рәсми хат юлларга кирәк. Проект Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә килештерүгә юллана. Һәм аның визуаль рәвеше расланганнан соң гына ул эшне оештыру өчен баланста тотучыга, ягъни Тышкы төзекләндерү комитетына җибәрелә. Мондый ысул сабырлык таләп итә, әмма ул сезгә шәһәрне бизәү һәм моны файдага эшләү мөмкинлеген бирә.