В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу чорда 21 мең 289 юл билгесе төзәтелгән һәм юл билгеләренең 875 терәге буялган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь). Казанда транспорт инфраструктурасы объектлары даими рәвештә тәртипкә китерелә. Ел башыннан шәһәрдә 563 светофор объектын һәм 29 мең 137 юл билгесен пычрактан чистартканнар.
Моннан тыш, «Юл хәрәкәте белән автоматлаштырылган идарә итү системасы» муниципаль казна учреждениесендә хәбәр итүләренчә, бу чорда 21 мең 289 юл билгесе төзәтелгән һәм юл билгеләренең 875 терәге буялган.
Юл билгеләрен һәм светофор объектларын тәртипкә китерү эшләрен юл хәрәкәтенең автоматлаштырылган хәрәкәт системасы белгечләре ел дәвамында тәүлек буе башкара.