Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.07.2024, 15:25

Казанда 8 нче июльдән 10 автобус маршрутының хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк

Транспортны көтү вакыты 5–10 минутка кыскарачак

Казанда 8 нче июльдән 10 автобус маршрутының хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк, тагын икесе гамәлдән чыгарылачак. Нәтиҗәдә, транспортны көтү вакыты 5–10 минутка кыскарачак. Шул ук вакытта Казан Рәсәйнең миллионлы шәһәрләре арасында күчеп утыру коэффициенты иң түбән булган шәһәрләрнең берсе булып калачак. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Комитетның транспорт буенча рәисе Алексей Сидоров яңалыкларның кризиска каршы характерда булуын, үзгәрешләр кертүнең хезмәт күрсәтүче персоналның җитмәве һәм 10 елдан артык файдаланылучы хәрәкәт итүче составның бик нык тузганлыгы аркасында икәнен ачыклады.

«Барлык үзгәрешләр дә урында ук кертелде, пассажирлар агымы үлчәнде. Ташучылар хәрәкәтләнүче состав һәм хезмәт ресурсларын нәтиҗәлерәк куллана алачак», – диде спикер. Яңа маршрутларны автомобиль транспорты фәнни-тикшеренү институты тәкъдимнәре буенча, шәһәр транспорт комитеты белгечләре автотранспорт оешмаларының вәкилләре белән берлектә төзеделәр.

Үзгәрешләр 2, 25, 30, 40, 47, 49, 62, 63, 68, 71, 72 һәм 77 нче номерлы маршрутларга кагыла. Күчеп утыру коэффициенты 1,2 дән 1,3 кә кадәр артачак, димәк, пассажирларның 30% ы билгеләнгән урынга барып җитү өчен, ике транспорт берәмлеге кулланачак. Бу күрсәткеч Рәсәйнең миллионлы шәһәрләре арасында иң түбәннәрдән берсе булып калачак (социаль стандарт буенча, 500 меңнән артыграк кеше яшәгән шәһәрдә сәяхәт иткәндә ике күчеп утыру рөхсәт ителә).

2 нче автобус маршруты гамәлдән чыгарылды. Яңа схема буенча, транспорт Казан-1 тимер юл вокзалына кадәр йөриячәк. Маршрутта хәрәкәт итүче составның дүрт берәмлеге эшләячәк. Хәрәкәт итү аралыгы 15 минутны тәшкил итәчәк.

Юдино бистәсен транспорт белән тәэмин итү өчен, 30 нчы автобус маршрутын Привокзальная урамына кадәр озайттылар. Бу юнәлеш буенча 14 урынына 18 транспорт берәмлеге йөриячәк. Аларның саны 2 нче автобус маршрутыннан бушаган хәрәкәт итүче состав хисабына артты. Транспорт линиягә 12 минут вакыт аралыгы белән чыгачак. Мондый карар Юдинода җәмәгать транспортын көтү вакытын киметергә һәм бистәдә хәрәкәт итүче составның санын сигездән 18 берәмлеккә кадәр арттырырга ярдәм итә.

40 нчы автобус кыскартылган маршрут буенча: Ленин исемендәге мәдәният йортыннан «Ак барс» кафесына кадәр йөри башлаячак. Транспортны көтү вакыты 50 минуттан 30 минутка кадәр кыскарачак. «Гаврилов урамының Авиатөзелеш районы юнәлешенә транспорт хезмәте күрсәтү өчен 18 нче автобус маршруты бар. Ул хәрәкәт итүче состав белән җитәрлек дәрәҗәдә тулыландырылган һәм даими рәвештә йөри», – дип билгеләп үтте Алексей Сидоров.

Хәрәкәт итүне Салават күпере торак районында башлаган 62 нче номерлы автобуслар, «Яшьлек» метро станциясенә –пассажирлар барлыкка килүче төп участокка кадәр йөриячәк. Автобусны көтү вакыты 14 минуттан 8–9 минутка калачак.

Габишев урамыннан Левченко бистәсенә кадәр тиешле 14 автобус урынына сигез 63 нче номерлы автобус йөри. Бу хәрәкәт итүче составның тузуы һәм хезмәт күрсәтүче персонал җитмәү белән бәйле. Нәтиҗәдә, хәрәкәт итү аралыгы 1,5 сәгатькә кадәр җитә. Бистәдә яшәүчеләрнең үтенече буенча, автобус маршрутын күчеп утыру төене – «Яшьлек» метро станциясенә кадәр кыскарттылар.

«Горки һәм Азино микрорайоннарында яшәүчеләр альтернатива буларак, 45, 46, шулай ук 5, 18, 30 һәм 31 нче номерлы автобуслардан файдалана алачак. Аларда шәһәр үзәгенә кадәр барып җитү мөмкин», – дип сөйләде Алексей Сидоров.

Үзгәртелгән 68 нче автобус маршрутында өч транспорт берәмлеге эшли башлаячак. Алар Вознесенское бистәсендәге Иман урамыннан «Җиңү проспекты» метро станциясенә кадәр йөриячәк. Көтү аралыгы 15–18 минутны тәшкил итәчәк. Моңа кадәр автобуслар тимер юл вокзалына кадәр йөри иде, хәзер ул ноктага кадәр метро станциясеннән 5 һәм 30 нчы номерлы автобусларда, шулай ук 5 нче номерлы трамвайда барып җитәргә мөмкин.

71 нче автобус хәрәкәте системасында Мөселман зиратына керүне бетерделәр, чөнки кабатланучы 109с һәм 123 нче номерлы маршрутлар бар. Ә истәлекле дата һәм искә алу көннәрендә некропольгә кадәр махсус транспорт йөриячәк. Автобуслар кире юнәлеш – Константиновка бистәсенә таба – Назарбаев урамындагы күперне ремонтлаган вакыттагы кебек, Бутлеров урамы буйлап йөриячәк. Бу турыда халык үзе сорады. Маршрутта техника берәмлеген 9 дан 11гә кадәр арттырачаклар. Хәрәкәт итү интервалы – 11 минут.

72 нче автобус маршруты өчен «Г.Камал исемендәге театр тукталышы» соңгы тукталыш булачак. Җәмәгать транспортын көтү вакыты 14 минуттан 11–12 минутка кадәр кыскара. Алексей Сидоров аңлатуынча, үзгәрешләр шәһәр үзәген бушату өчен кирәк иде. Вахитов мәйданына кадәр пассажирлар бер тапкыр күчеп утыру белән 3, 5, 5а номерлы трамвайларда һәм 5, 23, 56 нчы автобусларда барып җитә алачак.

77 нче автобус хәрәкәте схемасы шактый озын – Дуслык тыкрыгыннан нефтебазага кадәр, шуңа күрә пассажирлар транспортны 30 минуттан артыграк көтә иде. Дүшәмбедән автобус Универсиада авылына кадәр барачак. Аннан нефтебазага кадәр 5 һәм 12 нче троллейбусларда һәм 5, 30, 31, 33, 45 нче номерлы һәм башка автобусларда барып җитәргә мөмкин. Хәрәкәт итү арасы 20 минутка кадәр кими.

Халыкның күпсанлы үтенече буенча, 47 нче автобус хәрәкәте схемасында үзгәрешләр кертелә. Хәзер транспорт туры һәм кире юнәлештә дә Декабристлар урамы буенча «Яшьлек» метро станциясе», «Химиклар» мәдәният йорты», « «Тандем» сәүдә-күңел ачу үзәге», «Энергетика университеты» тукталышлары аша хәрәкәт итәчәк. Маршрут Декабристлар урамы белән Нурсолтан Назарбаев, Павлюхин һәм Оренбург тракты урамнары арасында бәйләнеш булдырачак.

25 һәм 49 нчы автобуслар дүшәмбедән йөрми башлаячак. Аларны кабатлаучы маршрутлар бар. 25 нче автобуска альтернатив вариант буларак, 1, 43, 91 нче автобуслар, ә 49 нчы автобус өчен – 34, 30, 36, 45 нче автобуслар бар.

Үзгәртелгән маршрут белән алар аша йөрүче тукталышларда инде яңа хәрәкәт итү схемалары урнаштырылган. Килеп туган сораулар буенча, пассажирлар Казанда «Пассажирлар ташуны оештыручы» МКУнә кайнар линиягә мөрәҗәгать итә алалар: +7(843)275-30-50.

Шәһәр маршрутында барлыгы 685 автобус файдаланыла. Аларның 34% ына яңарту кирәк. Транспорт оешмаларында 1255 йөртүче һәм 1010 кондуктор хезмәт куя. Штат җәдвәле буенча 2094 һәм 1753 булырга тиеш. Кадрлар кытлыгы катлаулы эш графигына, йөртүчеләрнең эшенә таләпләрнең югары булуына һәм хезмәт хакының конкурентсыз булуына бәйле, шуңа күрә хезмәткәрләр чиктәш өлкәләргә күчә.

Барлык яңалыклар