Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.10.2025, 10:37

Казанда 3 ноябрьдән «Дубравная» метро станциясе вакытлыча ябыла

Чикләү бер ай дәвам итәчәк – әлеге күренеш метрополитенның икенче линиясен төзү белән бәйле

3 ноябрьдән Казан метросының беренче линиясендәге «Дубравная» станциясенә поездлар хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Чикләүләр метрополитендагы икенче тармакның беренче участогын төзү белән бәйле. Эшләр бер айга якын дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе.

Шәһәр халкы «Юлиус Фучик урамы» тукталышыннан «Җиңү проспекты» станциясенә 5, 18, 30, 31, 34, 68 номерлы автобусларда һәм 5, 9, 12 номерлы троллейбусларда барып җитә ала. Шулай ук «Дубравная метро станциясе» тукталышыннан 90 номерлы автобус һәм 4 номерлы трамвай йөри.

Исегезгә төшерәбез, Казан метросының икенче линиясе шәһәрнең биш районын: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырачак. 5,37 чакрымга сузылган беренче участок «Юлиус Фучик урамы», «10 нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академик Сахаров» дип аталачак дүрт станциядән тора. Әлеге станцияләрне 2027 елда ачарга ниятлиләр. Аннары төзелеш эшләре Универсиада авылы һәм Республика клиник хастаханәсе ягына таба дәвам итәчәк.

Алдарак Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм Казан мэры Илсур Метшинның Казан метрополитенының «ТАССРның 100 еллыгы» станциясе төзелеш мәйданчыгында булулары хакында хәбәр ителгән иде. Объект Юлиус Фучик һәм Рихард Зорге урамнары киселешендә урнашкан.

Барлык яңалыклар