Техник сәбәпләр аркасында Казанда сигез шәһәр яны поездының хәрәкәт җәдвалы үзгәрәчәк. Үзгәрешләр 3 августтан үз көченә керә.
Мәсәлән, 6420 нче номерлы
Казан – Нократ Аланы электричкасы Татарстан башкаласыннан 6:30 да (ярты сәгатькә соңрак) китәчәк. Соңгы станциягә килү 9:40 та (33 минутка соңрак) планлаштырылган.
6302 номерлы
Зөя – Казан юнәлешенең юлга чыгуы 5:20 сәгатькә (10 минутка соңрак), ТР башкаласына килүе – 6:31 сәгатькә (13 минутка соңрак) билгеләнгән.
6701 нче
Аэропорт — Казан поезды станциядән 7:12 сәгатькә (алты минутка соңрак) китә. 7:41 дә электричка Казанга килә (алты минутка соңрак).
Аэропорт — Казан юнәлешендәге 6719 нчы состав аэропортның тимер юл станциясеннән 6:37 дә (сигез минутка соңрак) китәчәк. Соңгы станциягә килү 7:12 сәгатькә (10 минутка соңрак) планлаштырылган.
Казаннан 6722 номерлы электричка
аэропорт станциясенә 6:39 сәгатьтә (сигез минутка соңрак) юл тотачак һәм билгеләнгән пунктка 7:10 да (тугыз минутка соңрак) килеп җитәчәк.
Шәмәрдән — Казан поезды авылдан 3:55 тә (өч минутка иртәрәк) китә. Пассажирлар шәһәрдә 6:20 дә (тугыз минутка соңрак) калачак.
6403 нче состав
Арча – Казан юнәлешендә 5:17 дә кузгалачак (өч минутка алдан). Татарстан башкаласына килү 7:05 сәгатькә (биш минутка иртәрәк) планлаштырылган.
6925 нче номерлы
Кизнер – Казан электричкасы Удмуртиядән 20:29 да (дүрт минутка соңрак) китәчәк. Соңгы станциягә килү 22:26 сәгатькә билгеләнгән (алты минутка соңрак), дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында, шәһәр яны пассажир компаниясе
сайтында һәм +7(937)625-04-33 телефоны буенча белергә була (шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә).