В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәбәбе – «Рамазан Фест» уздыру
Казанның Вахитов районында Ш.Мәрҗани урамында 29 марттан 30 мартка кадәр транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр. Бу «Рамазан Фест» фестивален уздыру белән бәйле.
Шиһабетдин Мәрҗани урамында хәрәкәт 29 март, 18:00 дән 30 март, 22:00 гә кадәр чикләнәчәк, дип хәбәр иттеләр транспорт комитетында.
Шәһәрнең Башкарма комитеты казанлыларны алдан ук үз маршрутларын планлаштырырга һәм куелган юл билгеләренә таянырга сорый.
Исегезгә төшерәбез, «Рамазан Фест» шәһәр гаилә фестивале быел өч мәйданчыкта узачак. Татарстанның танылган артистлары чыгыш ясый торган төп сәхнә Г.Камал исемендәге иске театр мәйданында урнашачак.. Чара 13:00 сәгатьтә башлана.