В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәт Миславский урамы белән киселештә чикләнә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар). Казанда 19 гыйнвардан 7 февральгә кадәр Батурин һәм Миславский урамнары киселешендә, Башкарма комитет автотукталышы янында, транспорт хәрәкәте чикләнә.
Бу электр кабелен сузу эшләре барышында техниканы кую белән бәйле, дип хәбәр итә Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты.
Автомобильчыларга игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре күрсәтмәләрен үтәргә кирәк.