Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август). 16-нчы августтан 29-нчы августка кадәр Казан территориясендә, шулай ук Татарстанның Лаеш районының Олы Кабан һәм Столбище авыл җирлекләрендә махсус янгынга каршы режим кертелә. Бу WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын уздыруга бәйле. Тиешле карар ТР Министрлар Кабинетында имзаланды.
Махсус режим чорында корыган үләнне һәм чүпне яндыру, барлык категориядәге җирләрдә учаклар кабызу, шулай ук чемпионатны уздырганда кулланыла торган корылмалардан 100 метрдан якынрак урнашкан җирләрдә 1-3 класслы куркынычлы пиротехника әйберләрен куллану тыела.