Казанда 13 сентябрьдә гадәттәгечә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, аларда яшелчә, ит, сөт продукциясе тәкъдим ителәчәк. Килүчеләрне һәр шимбә 6:00 дан 13:00 кә кадәр көтәчәкләр. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылянов хәбәр итте.
«Көзге ярминкәләр – казанлылар һәм кырлардан авыл хуҗалыгы продукциясен алып кайтучы авыл кешеләре өчен зур файда, алар өчен — продукцияне сату, ә казанлылар өчен — «беренче кулдан» алу мөмкинлеге. Икмәк үстерүчеләргә, авыл хуҗалыгы продукциясе үстерүчеләргә рәхмәт. Игенчеләрнең һәм авыл кешеләренең хезмәте гомер-гомергә иң хөрмәтле хезмәтләрнең берсе булган. Бүгенге көндә без куркынычлы игенчелек зонасында яшибез, һәм безнең өчен тотрыклы уңыш алу – һәрвакыт аерым хезмәт һәм тырышлык», – дип шәрехләде Казан мэры Илсур Метшин.
Узган елдагы кебек үк авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә бәяләр ваклап сату бәяләреннән түбәнрәк булачак, якынча 10–15% ка. Сәүдә атна саен шимбә көннәрендә ундүрт һәм якшәмбе көнне бер мәйданчыкта оештырылачак. Северный бистәсендә яшәүчеләр үтенече буенча, Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә ярминкәләр, алдагы сезоннардагы кебек үк, якшәмбе көннәрендә узачак.
Агымдагы елда 8 ярминкә мәйданчыгы яңартылды һәм ремонтланды, шул исәптән «Салават Күпере» торак комплексында, Әлфия Авзалова урамындагы 15 нче йорт янында, шулай ук Беломорск урамындагы 6 нчы йорт янында.
«Төзекләндерелә торган барлык мәйданчыкларда сәүдә итүче авыл кешеләре өчен дә, сатып алучылар өчен дә заманча уңайлы шартлар тудырыла. Эшләр агымдагы атнада төгәлләнәчәк, һәм ярминкәләрдә катнашучыларның барысы да мәйданчыкларның үзгәрүен бәяли алачак», — дип хәбәр итте Руслан Фазылянов.
Һәр сәүдә мәйданчыгында Татарстанның төрле муниципаль районнары, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексы оешмалары: Татпотребсоюз предприятиеләре, «Майский» теплица комбинаты, «Ак Барс» холдинг ширкәте, кошчылык фабрикалары һәм башкалар булачак.
Барлык мәйданчыкларда да ветеринария-санитария таләпләренең үтәлешен тикшерәчәкләр һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәчәкләр. Ярминкәләр декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Быелгы язгы ярминкәләр йомгаклары буенча шәһәр халкы 72 тонна бәрәңге, 143 тонна яшелчә, 12,6 мең литр сөт сатып алган иде.