В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа схема шәһәр халкына транспорт хезмәте күрсәтүне яхшыртырга һәм аларның куркынычсызлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Казанда 13-нче майдан эксперимент рәвешендә «Тимер юл вокзалы – Иман урамы» буенча йөри торган 68-нче номерлы автобус маршруты хәрәкәте схемасын үзгәртәчәкләр. Автобуслар хәрәкәтенең яңа схемасы шәһәр халкына транспорт хезмәте күрсәтүне яхшыртырга һәм аларның куркынычсызлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Автобус Чернышевский урамы юнәлешендә киләсе схема буенча хәрәкәт итәчәк: Рөстәм Яхин урамы – Гаяз Исхакый урамы – Чернышевский урамы – Борһан Шаһиди урамы, алга таба маршрут буенча.
Үзгәртү планлаштырыла торган маршрутның бер өлеше хәзерге вакытта светофорсыз көйләнелгән юл киселешләре аша уза. Пассажирларның иминлеген арттыру максатыннан маршрутка төзәтмәләр кертелде, шуңа бәйле рәвештә ул көйләнелә торган киселешләр аша үтәчәк.
Автобусларның эш режимы элеккечә калачак, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.