Үзгәрешләр эксперимент тәртибендә ике айга кертелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль). Казанда 13-нче июльдән «Серов ур. – Академик Губкин ур.» маршруты буенча хәрәкәт итә торган 10 һәм 10а номерлы автобус маршрутлары схемасы үзгәрәчәк. Үзгәрешләр эксперимент тәртибендә ике айга кертелә.
10 һәм 10а маршрут автобуслары хәрәкәтнең киләсе схемасы буенча йөриячәк: Несмелов урамы – Краснококшайск урамы - Фрунзе урамы. Кире юнәлештә: Болотников урамы – Краснококшайск урамы – Несмелов урамы һәм алга таба маршрут буенча.
Якын арада хәрәкәт схемаларындагы үзгәрешләрне «Краснококшайск ур.» һәм «С.Халтурин ур.» тукталыш пунктларында урнашкан мәгълүмати күрсәткечләргә кертү планлаштырыла.
Автобусларның эш режимы элеккечә калачак, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.