В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр эксперимент тәртибендә ике айга кертелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль). Казанда 13-нче июльдән «Серов урамы – Ак.Губкин урамы» юнәлешендә йөри торган 10-нчы һәм 10а номерлы автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк. Үзгәрешләр эксперимент тәртибендә ике айга кертелә.
10-нчы һәм 10а номерлы маршрут автобуслары хәрәкәтнең киләсе схемасы буенча йөриячәк: Несмелов урамы – Краснококшайск урамы - Фрунзе урамы. Кире юнәлештә: Болотников урамы – Краснококшайск урамы – Несмелов урамы һәм алга таба маршрут буенча.
Якын арада хәрәкәт схемаларын «Краснококшайск ур.» һәм «С.Халтурин ур.» тукталышларында урнашкан мәгълүмати күрсәткечләргә кертү планлаштырыла.
Автобусларның эш режимы элеккечә калачак, дип хәбәр иттеләр Транспорт комитетында.