В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программа әдәбият, кино, театр, мода, рәсем һәм музыкага багышланган барлыгы 30 чараны үз эченә ала.
11-15 сентябрь көннәрендә Казанда 14-нче «Аксенов-фест» әдәби-музыкаль фестивале узачак. Программа әдәбият, кино, театр, мода, рәсем һәм музыкага багышланган барлыгы 30 чараны үз эченә ала. Фестиваль кунаклары арасында шагыйрьләр һәм язучылар Светлана Васильева, Алисә Ганиева, Гүзәл Яхина, журналист Татьяна Соловьева, публицист, нәшир Борис Куприянов, музыкант, композитор Андрей Макаревич, шулай ук кинорежиссер Евгений Цымбал, Россия мода тарихчысы Александр Васильев, шулай ук киноактерлар Рамил Сабитов һәм Евгений Морозов бар.
11-нче сентябрьдә фестиваль ачылышы кысаларында Аксенов йортында шигърият, Василий Аксенов шәхесенә һәм стиленә багышланган иҗади очрашулар һәм әңгәмәләр планлаштырылган, ә Воронежның яшь язучысы Василий Нацентов үзенең «Лето мотылька» китабын тәкъдим итәчәк.
12-нче сентябрьдә шунда ук Андрей Макаревич үзенең яңа «Остраконы» әдәби эше, ә Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача» романын экранлаштыру турында сөйләячәк. Шул ук көнне кич белән В.И.Ленин исемендәге мәдәният йорты кинотеатрында әлеге фильмның бер сериясенең премьерасы булачак, ә концертлар залында Россия һәм Франция модасы тарихчысы Александр Васильевның иҗат кичәсе узачак.
13-нче сентябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Йолдызлы билет» премиясен тапшыру тантанасы фестивальнең кульминациясе булачак. Премия лауреатларын берләштергән «Йолдызлы билет» клубы утырышы 14-нче сентябрьдә Константин Хабенскийның «Арт-хаб» иҗади резиденциясендә узачак.
14-нче сентябрьдә фестиваль чаралары кысаларында «Рус ПЕН-үзәгенә 30 ел» дигән иҗади очрашу узачак. Шул ук көнне Аксенов бакчасында шигырьләр һәм проза яңгыраячак, анда джазменнар һәм язучылар үзләренең традицион җыенын уздырачак.
Чараларга бару турында тулырак мәгълүматны Вишневский урамындагы Үзәк шәһәр китапханәсендә алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: 236-42-93.
Фестивальнең тулы программасы Казан Мэриясенең рәсми порталында урнаштырылачак.