Битлекләрнең булу-булмавы турында шәһәр халкы телефоннар буенча шалтыратып ачыклый ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). Казанда кайбер предприятиеләрнең саклык битлекләре тегү мөмкинлеге бар. Алар турында мәгълүмат KZN.RU порталында «Стоп коронавирус» бүлегендә урнаштырылган. Маскаларның булу-булмавы турында шәһәр халкы күрсәтелгән телефоннар буенча ачыклый ала.
Исегезгә төшерәбез, 20-нче апрельдән Татарстан халкына кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында булганда битлекләр кияргә кирәк. Мондый профилактик чаралар санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр кабул ителде.