В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкына бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы ноябрь). Казанда Инвалидлар декадасында аерым категория гражданнарга бер тапкыр 10 мең сум акча түләнәчәк. Шәһәр Башкарма комитетының тиешле карары Казан муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.
Бу түләүләр ике һәм аннан да күбрәк инвалид балалары булган казанлыларга, шул исәптән балачактан инвалидларга (30 яшькә кадәр); бер һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче икесе дә инвалид булган ата-аналарга; бер һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала, шул исәптән инвалид балалар тәрбияләүче ялгыз инвалид ата-анага каралган.
Түләү алу өчен әлеге категориягә туры килгән шәһәр халкы теркәлү урыны буенча район администрациясенә гариза һәм документлар (паспорт, ИНН, СНИЛС, инвалидлык турында белешмә, баланың туу турындагы таныклыгы, 025 номерлы форма буенча белешмә, счет реквизитлары) белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.