Шуларның 133 е игезәкләр һәм бер өч игезәк
Фото: Денис Гордийко
Ел башыннан барлыгы 133 игезәк һәм бер өч игезәк туган.
3945 яңа туган бала гаиләдә беренче сабый булган, 3240 ы – икенчесе, 1499 ы – өченчесе, 516 сы – дүртенчесе һәм аннан да күбрәк, дип хәбәр итә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, яңа ел төнендә ТР башкаласының бала тудыру йортларында 12 бала – тугыз малай һәм өч кыз дөньяга килде. 2023 елның беренче минутында 7 нче шәһәр хастаханәсендә 2,8 кг авырлыктагы һәм 52 см озынлыктагы малай туды.