Белгечләр гражданнарны шәһәрдә теркәлү урынына карамыйча кабул итәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче гыйнвар, Юлия Летникова). Казанда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оешмалары үзгәртеп корыла. Март ахырына шәһәрдә шәһәр халкын кабул итү өчен территориаль идарәләр белән бердәм үзәк һәм эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итү өчен фронт-офис булдырылачак. Эшне инфраструктураны оптимальләштерү максатыннан башкаралар, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин.
Мәшгульлек үзәге белгечләре халыкны экстерриториаль хезмәт күрсәтү принцибы буенча кабул итәрләр дип планлаштырыла. Хәзер мәшгульлек хезмәтләре этаплап модернизацияләнә, учреждениеләрдә ремонт бара. Әйтик, Мәскәү районы мәшгульлек үзәгендә эшләр ахырына якынлаша, ә Совет районы филиалы Зорге урамы, 102 адресы буенча яңа кадрлар үзәгенә күчкән. «Модернизацияләнгән мәшгульлек үзәкләре акрынлап бер тапкыр хезмәт күрсәтүдән «тормыш ситуацияләре буенча» комплекслы эшкә күчә», - дип билгеләп үтте Т.Муллин.
Моннан тыш, 2023 елдан башлап халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасы базасында электрон рәвештә хезмәт күрсәтүгә күчте. Хәзер яшәүчеләр шәхси кабинет аша бөтен хезмәтләр спектрын ала ала: тест уза, эш эзләүгә гариза тапшыра, ә эш бирүчеләр вакансияләр, эшчәнлек режимы үзгәрү турында мәгълүмат урнаштыра һәм тулысынча электрон кадрлар әйләнешенә күчә ала.