Эшләр тәмамланганнан соң Оренбург урамыннан 90-нчы номерлы йортка кадәр җәяүлеләр өчен төймәле светофорлар һәм өстәмә тротуарлар барлыкка киләчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче август, Камилә Гобәйдуллина). Казанның Идел буе районында Рауис Гәрәев урамындагы автомобиль юлында өстәмә тротуарлар һәм светофорлар барлыкка киләчәк. Хәзер Оренбург проездыннан алып 90-нчы номерлы йортка кадәр 1,4 км озынлыктагы участокта «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты буенча ремонт эшләре алып барыла. Бүгенге көндә алар якынча 40%-ка үтәлгән. Эш барышы белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев танышты.
Участокта таушалган өслекне фрезерлау, тигезләп торучы асфальт катламын һәм борт ташларын урнаштыру эшләре башкарылган инде. Якын арада биредә гомуми мәйданы 3,2 мең кв. метр булган тротуарлар тулысынча ремонтланачак, ә юлның өске катламы вак таш-мастик асфальтобетон белән капланачак. Аннан соң белгечләр 120 юл билгесе, 300 метрга якын җәяүлеләр өчен киртәләр куюга керешәчәкләр һәм тамга салачаклар. Моннан тыш, бу территориядә өч тукталыш павильоны һәм светофор барлыкка киләчәк. Ремонт эшләренең смета бәясе 150 млн сум чамасы тәшкил итә.
«Монда җәяүлеләр өчен төймәле светофорлар һәм өстәмә тротуарлар барлыкка киләчәк. Бу кешеләр юл буйлап уңайлы һәм куркынычсыз хәрәкәт итә алсын өчен эшләнгән. Шулай ук кайбер юл чатларын яңарту да планлаштырыла», – дип сөйләде Игорь Куляжев.
Рауис Гәрәев урамыннан тыш, быел «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча ремонт эшләре Белинский, Беломорск, Гагарин, Гладилов, Голубятников, Лесная, Магистраль, Маршал Чуйков, Хезмәт һәм Старательный тыкрыгы урамнарының 10 участогында каралган.
«Казан буенча быел юл эшләренә 14,3 млрд сум күләмендә финанслау бүленгән. Шуларның 8 млрд сумы Вознесение тракты, Зур Казан боҗрасы һәм Горький Шоссесы дублеры участогы төзелешенә каралган. 4 млрд сумы урам-юл челтәрен ремонтлауга тотылачак, шул исәптән Куркынычсыз сыйфатлы юллар» программасы буенча. 2,3 млрд сумы – «Безнең ишегалды» программасы кысаларында эшләү өчен.
Шулай ук шәһәрдә 10 бистә һәм 5 бакча ширкәтенә керү юлларын ремонтлау эшләре бара.
Юл хәрәкәте иминлегенә аерым игътибар биреләчәк. Быел Казанда 11 км киртә, 300 юл билгесе һәм 1100 энергия саклаучы яктырткыч барлыкка киләчәк. Шулай ук 369 мең кв.м мәйданда юл билгеләре ясалачак.
«Һәр юл аннан файдаланган кешеләр өчен аеруча мөһим. Программаларны формалаштырганда участокның йөкләнеше, җәмәгать транспорты хәрәкәтенең ешлыгы, гомумән алганда, урам-юл челтәре торышы һәм, әлбәттә инде, безнең халыкның теләкләре исәпкә алына. Өстәвенә, без автомобильчеләрнең генә түгел, җәяүлеләрнең һәм велосипедчыларның да фикерен игътибарга алабыз», – дип йомгаклады И.Куляжев.