В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авария 29-нчы һәм 30-нчы майда булган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май). Казанда 19 яшьлек кызны һәм 38 яшьлек хатынны бәрдерүчеләрне эзлиләр. Авария 29-нчы һәм 30-нчы майда булган.
19 яшьлек кызны 29-нчы май көнне 16.40 сәгатьтә Гаврилов урамы буенча 24-нче йорт ишегалдында бәрдереп китәләр. Машина йөртүче һәлакәт булган урыннан качкан, ә кызның сул табанының бармаклары җәрәхәтләнгән.
30-нчы майда 15.30 сәгатьтә 38 яшьлек ханымны Щапов урамы буенча 9-нчы йорт каршында машина бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ул сул тез буынында өлешчә ябык җәрәхәтләр алган. Һәлакәт урыныннан машина йөртүче шулай ук качкан.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге һәлакәтнең шаһитлареннән телефон аша элемтәгә керүләрен сорый: (843) 5-333-819, 5-333-848.
Узган тәүлектә Казанда 177 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 6-сында зыян күрүчеләр бар – 3 җәяүлене бәрдергәннәр һәм 3 автотранспорт белән бәрелешүе. Нәтиҗәдә, 1 җәяүле һәлак булган һәм 6 юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы - 2 җәяүле, 3 пассажир (шул исәптән бала) һәм машина йөртүче төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.