Һәлакәт 28-нче майда 19.00 сәгатьтә Гадел Кутуй урамы буенча урнашкан 7-нче номерлы йорт каршында булган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). Казанда 54 яшьлек ир-атны машина бәрдерү очрагының шаһитларын эзлиләр. Һәлакәт 28-нче майда 19.00 сәгатьтә Гадел Кутуй урамы буенча урнашкан 7-нче номерлы йорт каршында булган. Зыян күрүченең баш мие селкенгән. Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларын түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итүләрен сорый: (843) 5-333-819, 5-333-848.
Узган тәүлектә Казанда 197 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 7-се зыян күрүчеләр белән – 3-се җәяүлене бәрдерү, 2-се автотранспортлар бәрелеше һәм 2-се пассажирларның егылу очраклары. Нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашкан 8 кеше - 3 җәяүле (шул исәптән бала), машина йөртүче һәм 4 пассажир (шул исәптән бала) төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.