Юл-транспорт вакыйгасы 6-нчы мартта Сәетгалиев урамында булган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы март). Казанда 33 яшьлек җәяүлене бәрдерүчене эзлиләр. Юл-транспорт вакыйгасы 6-нчы мартта 19.12 сәгатьтә Сәетгалиев урамындагы 6-нчы йорт ишегалдында булган.
Шофер хәрәкәтнең куркынычсыз тизлеген сайламаган һәм ир-атны бәрдереп киткән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүленең уң як балтырының өске өлеше җәрәхәтләнә. Һәлакәттә гаепле булган машина йөртүче вакыйга урыныннан качкан. Казан Дәүләт автоинспекциясе вакыйга шаһитларыннан түбәндәге телефоннар буенча элемтәгә керүләрен сорый: +7(843)533-38-15, +7(843)533-38-48.
ЮХИДИ искә төшерә, юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза каралган.
Узган ялларда шәһәрдә 477 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның 3-сендә транспорт чаралары бәрелешкән, 3 очракта җәяүлеләрне бәрдергәннәр. Нәтиҗәдә, 2 машина йөртүче, 3 җәяүле һәм 4 пассажир төрле тән җәрәхәте алган.