В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакыйгада гаепле булган машина йөртүче вакыйга урыныннан качкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Казанда 24 яшьлек кызны бәрдерү очрагының шаһитларын эзлиләр. Авария 29-нчы мартта 12.30 сәгатьтә Раздольный тыкрыгы буенча урнашкан 2б номерлы йорт каршында була.
Кыз машина хәрәкәте уңнан сулга таба хәрәкәт итә торган урыннан юлны чыга. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә аның уң табанына зыян килә. Вакыйгада гаепле булган машина йөртүче вакыйга урыныннан качкан.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйганың шаһитларыннан түбәндәге телефоннарга шалтыратуын сорый: +7(843) 533-38-19 һәм +7(843) 533-38-48.
ЮХИДИ юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза каралганлыгын җиткерә.
Узган тәүлектә 98 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 3-сендә зыян күрүчеләр бар - 1 җәяүлене бәрдергәннәр һәм 2 транспорт чарасы бәрелешкән. Нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан 4 кеше - җәяүле һәм 3 машина йөртүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.