В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авария 30-нчы гыйнвар 16.00 сәгатьтә Тверь урамы буенча урнашкан 5-нче номерлы йорт каршында булган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар). Казанда 11 яшьлек кызны бәрдерү очрагының шаһитларын эзлиләр. Авария 30-нчы гыйнвар 16.00 сәгатьтә Тверь урамы буенча урнашкан 5-нче номерлы йорт каршында булды.
Кыз көйләнми торган җәяүлеләр кичү юлы буенча хәрәкәт иткән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, кызның тез буыны һәм оча-бот буыны бәрелгән. Һәлакәттә гаепле булган машина йөртүче вакыйга урыныннан качкан. Казан Дәүләт автоинспекциясе вакыйга шаһитларыннан түбәндәге телефоннар буенча элемтәгә керүләрен сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.
Искәртеп узабыз, юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып киткән өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза каралган.
Узган тәүлектә Казанда 237 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, шуларда 8 кеше зыян күргән - 4-се җәяүлене бәрдерү һәм 4-се трастпорт чаралары бәрелеше нәтиҗәсендә. Нәтиҗәдә, юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан 10 кеше - 4 җәяүле (шул исәптән ике бала), 4 пассажир һәм 2 машина йөртүче – төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.