Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Ленинград урамында 39 яшьлек ир-ат һәм 34 яшьлек хатын-кыз зыян күргән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Казанда 39 яшьлек ир-ат һәм 34 яшьлек хатын-кызны бәрдерү шаһитларын эзли. Юл-транспорт һәлакәте 14-нче майда 22.40 сәгатьтә Ленинград урамы буенча урнашкан 23-нче йорт каршында булган.
Машина йөртүче шәһәрлеләрне машиналар йөрү өлешенең көйләнә торган җәяүлеләр кичүе аша узганда бәрдергән һәм вакыйга урыныннан качкан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ир-атның уң ботының йомшак тукымалары, ханымның башындагы йомшак тукымалары бәрелгән.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйга шаһитларының түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итүләрен сорый: 5-333-819, 5-333-848.
Узган тәүлектә Казанда 196 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 7-сендә зыян күрүчеләр булган – 3-се җәяүлене бәрдерү, 2-се автотранспорт бәрелеше, пассажирларның авуы һәм егылуы сәбәпле. Нәтиҗәдә 1 пассажир һәлак булган һәм тагын 8 юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы – 4 җәяүле (шул исәптән бала), машина йөртүче һәм 3 пассажир төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.