В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 27 гыйнварда 8.00 сәгатьтә Иделдә башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). 27 гыйнвар көнне Татарстан башкаласында бозда алдавычка балык тоту ярышы буенча Казан кубогы уйнатылачак. Ярышларда шәһәр халкы гына түгел, Яр Чаллы, Азнакай, Менделеевск һәм Алабуга Балык тоту клублары вәкилләре дә катнашачак.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, Балык тоту спорты дисциплинасы үзенең демократик карашлары белән җәлеп итә һәм анда төрле яшь төркемнәренә катнашырга мөмкинлек бирә.
Кагыйдә буенча, ярышлар туры вакытында спортчыга чикләнмәгән күләмдә кирәк-яраклар запасы һәм кармак, әмма балык тоту-бер генә спорт аладавычы белән, булу рөхсәт ителә. Биредә ярышларның башка таләпләре белән танышырга, шулай ук анда теркәлергә мөмкин.
Ярышлар 27 гыйнварда 8.00 сәгатьтә башлана, 16.00 сәгатькә нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү планлаштырыла, дип хәбәр итә физик культура һәм спорт комитеты.