Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.04.2022, 09:27

Казанда шәһәр топонимикасының бердәм концепциясен эшләячәкләр

Өч ел эчендә шәһәр комиссиясе урам исемнәре һәм күренекле шәхесләрнең истәлеген мәңгеләштерү турында 177 мөрәҗәгать караган.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче апрель). Кичә Ратушада узган утырышта топонимика буенча шәһәр комиссиясе әгъзалары Казанның топонимика концепциясен эшләү тәкъдиме белән чыкты. Әлеге концепция яңа төзелә торган урамнар, территорияләр, парклар һәм скверлар исемнәре һәм башка объект атамалары булганда кулланылачак, бу эш исемнәрне куллануны тәртипкә салырга, аны төзегәндә Казан үсешенең тарихи чорларын исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк.

Утырышны комиссия рәисе, Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рәфыйкова алып барды. Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, комиссия рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Эмиль Хөснетдинов, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, Туризм комитеты директоры Дарья Санникова һәм башкалар катнашты.

Концепцияне булдыру кирәклеге турында ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев һәм ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге институт директоры, тарих фәннәре докторы Радик Салихов җиткерде. Комиссия әгъзалары бу идеяне хуплады. Концепцияне тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, мәдәният белгечләре, җәмәгатьчелек вәкилләре белән бергә эшләргә тәкъдим ителде.

Топонимика буенча комиссия эшенә Казан шәһәр Думасының муниципальара хезмәттәшлек һәм топонимика бүлеге башлыгы Рамил Салаватуллин йомгак ясады. Ул 2019-2021 елларда утырышларның эпидемиологик ситуациягә бәйле рәвештә читтән торып үткәрелүе турында сөйләде. Хисап чорында комиссия 177 мөрәҗәгатьне караган, урам исемнәре һәм атамалары, шулай ук күренекле шәхесләрнең истәлеген мәңгеләштерү аларның төп темалары булып торган. Барлык мөрәҗәгатьләргә дә җавап бирелгән, шул исәптән күренекле шәхесләр истәлеген мәңгеләштерү буенча комиссиянең 35 бәяләмәсе төзелгән. Хисап елларында Казан территорияләренең исемнәре үзгәрмәгән, ә урамнар исеме халык һәм төзүчеләр белән килештерелгән.

ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, үз чиратында, күренекле шәхесләрнең истәлеген мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәр Казанның социаль челтәрләренә дә килүен әйтте. Шул рәвешле, 50 ләп тәкъдим бирелгән, ул аларны утырыш барышында комиссия рәисенә тапшырды.

Аннары утырышта Казанда төзелергә планлаштырылган яңа территорияләр, шул исәптән елга порты, Киров районы һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Комиссия әгъзалары билгеләп үткәнчә, яңа торак микрорайоннарда урамнарны формалаштырганда шәһәр тарихын чагылдырырлык топонимнарны кулланырга була. Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова шәһәрлеләр Бишбалтаның тарихи топонимын шәһәр урамнарының берсенә кайтарырга тәкъдим иткәнлеген билгеләп үтте. Ә Бишбалта авылы урнашкан Адмиралтия бистәсе үзе – туристларны җәлеп итү нокталарының берсе. Шулай ук, Д.Санникова фикеренчә, урамнар исемнәрендә сәүдә һәм салым җыю булган трактларның тарихи атамалары чагылыш таба алыр иде.

Казанга туристларның кызыксынуын арттыру өчен, локаль айдентика, тарих һәм шәһәр риваятьләрен куллану турында фикер алышканда, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова шәһәр объектларының атамаларын визуальләштерү зарурлыгына игътибар итте. Шул рәвешле шәһәр халкы һәм кунаклары теге яки бу киңлекләрнең барлыкка килүе турында белә алачак. «Элек без пюпитрлар урнаштырдык һәм район администрацияләре башлыклары белән бергә тукталыш павильоннарын рәсмиләштердек. Хәзер бу эшне дәвам итәргә кирәк», - дип аңлатты ТР Президенты ярдәмчесе.

Утырыш барышында Казанның парклар, скверлар һәм бакчалары реестрына аерым игътибар бирелде. Бу темага Казанның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Эдуард Вафин һәм Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе урынбасары Эдуард Садыйков чыгыш ясады. Комиссия әгъзалары әлеге реестрны раслау буенча эшне активлаштырырга кирәклеген, бүгенге көндә парк һәм скверларның бер өлеше генә рәсми исемгә ия булуын билгеләп үттеләр. Кайбер парклар һәм скверлар халык телендәге атамаларны йөртә – бу исемнәрне шулай ук реестрда исәпкә алырга кирәк.

Ахырда Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау буенча бөтенроссия җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Фәридә Зәбирова (1954-2021) һәм КПССның Казан шәһәр комитеты беренче секретаре Геннадий Зерцалов (1954-2021) истәлеген мәңгеләштерү турында комиссия әгъзаларына тавыш бирүгә тәкъдимнәр кертелде. Комиссия әгъзалары Фәридә Зәбирова яшәгән йортка мемориаль такта кую тәкъдимен бертавыштан хуплады. Алга таба әлеге тәкъдим Республика ведомствоара комиссиясенә тапшырылачак.

Геннадий Зерцаловның исеме мәңгеләштерүгә тәкъдим ителә торган исемнәр банкына кертеләчәк.

Фоторепортаж
Ратушада Казанның топонимика буенча комиссиясе утырышы узды, 31.03.2022
Барлык яңалыклар