Халыкка урам музыкантлары, рәссамнары, артистлары, аниматорлары эшчәнлеген регламентлаштыруда катнашырга тәкъдим итәләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар, Ксения Швецова). Якын арада Казанда урам музыкантлары, рәссамнары, артистлары эшчәнлеген җайга сала торган документ эшләү планлаштырыла һәм аны шәһәр халкы һәм кунаклары өчен дә, эшмәкәрләр өчен дә уңайлы итәчәк. Аерым алганда, гадиләштерелгән һәм төгәл билгеләнгән тәртип музыкантларга үз чыгышлары өчен урыннарны алдан сайларга мөмкинлек бирәчәк, шул ук вакытта якын-тирә йортларда яшәүчеләргә уңайсызлыклар тудырмый. Беренче чиратта, үзгәрешләр урам артистларын җәлеп итүче төп җәяүлеләр урамы Бауманга кагылачак.
Бүген «Сәйдәш» мәдәният сараенда Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов рәислегендә узган түгәрәк өстәлдә урам чыгышларын легальләштерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Чарада массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, җәмәгатьчелек, Бауман урамындагы йортларда яшәүчеләр, блогерлар, башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләре, экскурсоводлар, музыкантлар, Казан шәһәр думасы депутатлары һәм башкалар катнашты.
Бүген урам музыкантлары һәм артистлары теләсә кайсы эре шәһәр тормышының аерылгысыз өлеше булып торалар, анда яшәүчеләр өчен дә, кунаклар өчен дә кәеф тудыралар. Казан урамнарында яшь башкаручыларны гына түгел, бөтен гомерен үз шөгыленә багышлаган артистларны – чын профессионалларны да очратырга мөмкин. Әмма шул ук вакытта алар шәһәрнең үзенә күрә визит карточкасына әйләнәләр, дип билгеләп үтте Азат Абзалов.
Башка илләрдә һәм шәһәрләрдә урам артистлары еш кына теге яки бу торак пункт традицияләренә якынаерга мөмкинлек бирә – мисал өчен, мималар һәм тере статуялар Барселонаның төп урамының билгеле урыннарына әйләнде. Шул ук принцип буенча Казан үзенең үзенчәлекләре белән аерылып тора алыр иде, дип саный Мәдәният идарәсе башлыгы. «Без шуны аңларга тиеш, һәркем үз-үзен белдерү, иҗат итү хокукына ия, һәм безнең талантларыбыз Казан урамнарын бизәп, шәһәрнең кабатланмас мәдәни кодын булдырсын иде», – диде ул.
Казан халкын һәм кунакларын төп тарту урыны булып Бауман урамы кала бирә. Урам артистларын да бик күп җәлеп итә ул. Һәм әгәр аларның кайберләре үтеп баручыларны һәм якындагы йортларда яшәүчеләрне үз чыгышлары белән шатландырса, ягъни шәһәр халкы зарлана торганнарын да, шуңа күрә бу мәдәни күптөрлелек өлкәсен җайга салу кирәклеге туды, дип билгеләп үтте спикер.
«Безнең төп бурыч – шәһәр халкы һәм кунаклар өчен уңайлы итеп эшләү. Акыллы музыкантлар шәһәрнең яңгырашын тудыра, әмма алар халыкның фикерен исәпкә алырга тиеш. Аңлашыла, без барысына да ярап бетә алмыйбыз, әмма шәһәр халкы фикеренә таяначакбыз. Иң мөһиме, без беркемне дә чикләмибез, ә шәһәр халкы белән бергә алга таба ничек эшләячәгебез турында килешергә телибез», – дип ассызыклады А.Абзалов.
Җәяүлеләр урамы буйлап йөрү шау-шу куптармасын һәм музыка юнәлешләренең артык кичерешләре тудырмасын өчен чыгыш ясау өчен билгеле бер мәйданчыклар оештырырга кирәк, дип саный түгәрәк өстәлдә катнашучылар. Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең тарихи өлешен үстерү һәм тоту бүлеге башлыгы Рөстәм Сагадиев ирекле иганәләр өчен бушлай чыгыш ясаучы музыкантларны һәм ачыктан-ачык коммерция хезмәтләре күрсәтүче затларны төгәл аерырга тәкъдим итте – мисал өчен, фото ясарга мөмкинлек бирә торган музыкантларны. Музыкантлар өчен чыгышлар өчен уңайлы урыннар кирәк. Ә хезмәт күрсәтүчеләр өчен легаль эшнең аңлаешлы механизмын уйлап табарга кирәк», – дип саный Р.Сагадиев.
Музыкантларның чыгышы өчен урыннар сайлаганда, янәшәдә генә торак йортлар һәм кунакханәләр булырга тиеш түгеллеген истә тотарга кирәк, дип билгеләп үтте «Ногай» кунакханәсе урнашкан Матбугат йорты директоры Виталий Большаков. Мәйданчыкларның берсен ул Бауман һәм Муса Җәлил урамнары киселешендә оештырырга тәкъдим итте, анда Казан мәчесе һәйкәле урнашкан, икенчесен – «Макдональдс»тан ерак түгел. «Музыкантлар безнең бина янында җыелганда, бу барлык кунаклар өчен дә уңайлы түгел. Кешеләр кунакханәгә кич ял итәргә килә, ә моның урынына музыка тыңлыйлар, һәм һәрвакытта да яхшы сыйфатлы түгел, – дип фикерләре белән уртаклашты В.Большаков. – Бездә кешеләрдән шикаятьләр күп, чөнки бернинди тәнкыйтьне күтәрә алмаган чыгышлар бар. Шуңа күрә үзәк җәяүлеләр урамында чыгыш ясый алырлык музыкантлар һәм урам төркемнәрен сайлап алуны кертергә тәкъдим итәм «.
Бауман урамындагы йортта яшәүче Альбина Вәлиева да музыка сыйфатына, шулай ук махсус билгеләнгән тавыш аппаратурасыннан яңгыраган җырларның артык күп яңгыравына зарланды. «Без урамда чыгыш ясаучы артистларның тавыш көчәйткечләрдән һәм колонкалардан баш тартуын теләр идек. Кисәтүләргә җавап бирә торган лаеклы музыкантлар бар, тавышны да киметә алалар. Әмма үз җырларында норматив булмаган лексиканы кулланып җырлый торган тәрбиясез башкаручылар да бар, – дип билгеләде ул. – Кайвакыт тәүлек буе каты тавышлы тулы бер концертлар тыңларга туры килә».
Сүз уңаеннан, урам музыкантларының эшчәнлеге тулысынча законлы, чөнки аларның чыгышлары стихияле һәм алдан ук оештырылмаган, аларга билетлар сатылмый. Акча эшләү ысулы буенча алар хәйрия иганәләренә якынрак. Шулай булгач, җырлар репертуарын да алар мөстәкыйль сайлау хокукына ия, дип билгеләп үтте ТР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Альберт Шиабиев.
Урам музыкантларының эшчәнлеген җайга салу өчен, аларның чыгышларын тәртипкә китерү кирәк, дип белдерделәр түгәрәк өстәлдә катнашучылар. Аерым алганда, бу тәртип тавыш йөкләнешенең максималь күрсәткечләрен, урын һәм чыгышлар вакытын үз эченә алырга тиеш.
«Бездә хокукый акт проектын эшләү, тиешле тәкъдимнәр, кисәтүләр кертү мөмкинлеге бар. Проектны эшләгәннән соң ул эш тәртибендә экспертиза һәм прокуратурага җибәреләчәк, – дип шәрехләде башкарма комитетының хокук идарәсе башлыгы урынбасары Александр Такмаков. – Башкарма комитет дәрәҗәсендә эшләнгән бу документ барлык якларның мәнфәгатьләрен исәпкә алачак».
Документ проекты урам артистлары һәм шәһәр халкы өчен максималь аңлаешлы булырга тиеш, дип билгеләп үтте А.Абзалов: «Һәр музыкант смартфон ярдәмендә чыгыш ясау урынын резервларга тиеш. Шулай итеп, уртак картина барлыкка киләчәк: кем, нәрсә, кайчан җырлый, шул ук вакытта халык, кунакханәләр кунаклары, предприятиеләр мәнфәгатьләре исәпкә алыначак».
Сүз уңаеннан, метродагы урам чыгышларыннан баш тартырга туры киләчәк, дип билгеләп үтте «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директорының куркынычсызлык һәм режим буенча урынбасары Мөхәммәт Сәмигуллин. «Казан метрополитены – гражданнар оборонасы күзлегеннән караганда бик мөһим объект. Метрополитен куркынычсызлык хезмәте терроризмга каршы чаралар буенча эш башкара, – дип билгеләде ул. – Метрополитен – ул транспорт инфраструктурасы, анда тукталырга һәм пассажирлар агымы хәрәкәтенә комачауларга кирәкми».
Казанда зур курчаклар мәсьәләсе аерым игътибарга лаек, соңгы вакытта шәһәр халкы еш кына зарлана, проблемага танылган блогерларның игътибарын җәлеп итә. Аерым алганда, бу проблеманы актив яктыртучы блогерларның берсе Ләйлә Лерон булды, ул үз социаль челтәрләрендә бу өлкә эшкуарлары эшчәнлеген җайга салуны сорады.
«Миңа бу зур курчаклар – зебра, поши, атлар турында сөйләүләр белән бик күп кешеләр мөрәҗәгать иттеләр. Шәһәр кешеләрендә алдап фотолар өчен акча алулары ризасызлык уятты, – дип сөйләде Ләйлә Лерон. – Без барыбыз да аниматорлар, рәссамнар һәм артистлар хезмәтен хөрмәт итәбез. Әмма безнең шәһәр үзәге буйлап йөргән егетләр хезмәтләре өчен бәяне алдан ук, узып баручы кеше сурәт ясаганчы әйтмиләр. Бу аларга төп дәгъва».
Белгечләр шулай ук аниматорлар киеп йөргән костюмнарны мультфильмнардан брендланган персонажларны сурәтлиләр, аларның тышкы кыяфәтен куллануга рөхсәт кирәк.
Үз чиратында А.Абзалов билгеләп үткәнчә, әлеге персонажлар Казанны берничек тә характерламыйлар һәм туристларны аның традицияләре һәм мәдәни үзенчәлекләре белән таныштырмыйлар. «Нигә зебра? Ни өчен Сөембикә түгел? Ә поши урынына – Зилант түгел?» – дип сорау бирде Мәдәният идарәсе башлыгы.
Кулланучылар базары комитеты рәисе урынбасары Татьяна Чукина билгеләп үткәнчә, аниматорларны чыгара торган фирманы эшнең законлылыгына контрольдә тотарга кирәк. «Бу очракта әгәр дә эшкуарлык эшчәнлегенә күрсәтелгән хезмәтләр өчен табыш алу урыны булса, әлеге оешмалар юридик зат буларак теркәлгән булырга тиеш, – диде ул. – Бу законсыз эшкуарлык эшчәнлеге өлешендә закон бозуларны булдырмау өчен кирәк».
Зур курчаклар белән мәсьәлә өстәмә рәвештә эшләнәчәк, дип билгеләп үтте А.Абзалов.
Шулай ук эшләнә торган документка кертеләчәк сораулар арасында – үтеп баручыларга йорт хайваннары белән дә, экзотик хайваннар белән дә фотографияләр ясарга тәкъдим итүче эшкуарлар. Зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов ассызыклаганча, беренче чиратта хайваннарның нинди шартларда яшәвен, аларның арыйлармы, прививкалар турында сертификатлары бармы һәм башка мәсьәләләр турында белергә кирәк.
Туризм үсеше буенча комитет директоры Дарья Санникова экскурсоводларга истәлекле урыннар турында сөйләргә комачаулаучы җәяүлеләр урамында тавыш рекламасын җайга салу зарурлыгын билгеләп үтте.
Казан халкын урам музыкантлары, артистлары һәм рәссамнары эшчәнлеген легальләштерү темасына үз фикерләре, тәкъдимнәре һәм искәрмәләре белән уртаклашырга чакыралар. Үз искәрмәләрегезне Мәдәният идарәсенә түбәндәге электрон адреска җибәрергә мөмкин: kzn.kult@yandex.ru.