Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.03.2024, 11:52

Казанда яшел үсентеләрне карап тәрбияләү буенча методик кулланмалар эшләнде

Материаллар агрономнар, архитекторлар, студентлар һәм барлык кызыксынучылар өчен файдалы булачак

Фото: Шәһәрне үстерү институты

Казан мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча Шәһәрне үстерү институты тарафыннан яшел үсентеләрне карап тәрбияләү буенча методик кулланмалар эшләнде. Материаллардан агрономнар, архитекторлар, профильле югары уку йортлары студентлары, шулай ук һәвәскәр бакчачылар бушлай файдалана алачак.

Методик кулланмаларның авторы – галим-агроном, эколог һәм агачлар буенча инспектор Александр Матюха. Ярдәмлекләр үсентеләрне дөрес сакларга һәм утыртырга өйрәтә. Агачларны һәм куакларны саксыз кисү еш кына шәһәрнең тышкы күренешенә тискәре йогынты ясый. Мондый җавапсызлыктан соң үсемлекләр «пеләш»ләнеп кала. Утырту өчен үсемлекне питомниктан алу яхшырак, утырткач та аны сак кына бәйләргә кирәк, моның өчен билгеле бер санда терәкләр кулланыла.

Җыентыкларда шулай ук, агачларны утыртканнан соң, аларны карап тәрбияләү турында мәгълүмат бар, әйтик, кисү, сугару, мульча җәю, ботакларын саклау. Шулай ук автор агачларны һәм куакларны кышка әзерләү, ашламалар куллану серләре белән уртаклаша.

Александр Матюха методик ярдәмлекләрдә ремонт һәм төзелеш эшләрен проектлаштырганда, аларны үткәргәндә үсемлекләрне саклау мәсьәләсенә аерым туктала.

Яшел үсентеләрне карап тәрбияләү өлкәсендә хәбәрдарлык утыртыла торган үсемлекләрнең үсеп китүенә һәм саклануына, җәмәгать киңлекләрендә алар белән эш итү культурасын үстерергә ярдәм итәчәк.

Методик кулланмалар Шәһәрне үстерү институтының рәсми сайтында урнаштырылган. Аларны йөкләтеп алырга мөмкин. Муниципаль унитар предприятиеләр һәм подрядчы оешмалар вәкилләре, район администрацияләренең шәһәр территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү мәсьәләләре буенча кураторлык итүче хезмәткәрләре өчен алар нигезендә уку-укыту семинарлары оештырылган инде.

Барлык яңалыклар