Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.02.2018, 17:57

Казанда ПЭТ-шешәләр җыю өчен 1,5 мең контейнер урнаштырылган

Ике метрлы ятьмә шешә формасындагы гадәти булмаган контейнерлар урнаштыру проекты белән Илсур Метшин танышты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). Казан чүпне аерып җыю проектын үстерүне дәвам итә – бүгенге көндә ПЭТ-шешәләр җыю өчен 1,5 мең контейнер урнаштырылган. Илсур Метшин проектның идарә итүче компанияләргә ничек ярдәм итүен, шешәләрне тапшырган акчага Казан ишегалларын төзекләндерү мөмкинлеге белән танышты. Киров һәм Мәскәү районнары активистлары белән очрашуга кадәр ул Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов белән ике метрлы ятьмә шешә формасындагы гадәти булмаган контейнерны карады.

Креатив контейнерны Мәскәү районы ТКХ идарә итүче команиясе урнаштырган. Әлеге идарә итүче компания 2015 елның җәендә контейнерлар урнаштыра башлады. 2017 ел азагына 70 контейнер куелды, ә хәзерге вакытка алар белән Мәскәү районының 75% контейнер мәйдначыгы тәэмин ителгән.

Мәскәү районы ТКХ идарә итүче команиясе директоры Олег Калимов сөйләгәнчә, 3 ел эчендә 39 тонна пластик шешә җыелган. Әлеге күләмдәге калдыкларны тапшыргач, идарә итүче компания 800 мең сум акча алган. Әлеге сумманың бер өлешенә алар өстәмә контейнерлар алганнар, ә бер өлешенә җәен кайбер ишегалларына куярга таганнар алынган.

Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе буйлап экскурсия азагында барлык идеяләрне, администрация эшчәнлеген югары бәяләде.

Илсур Метшин сөйләгәнчә, шәһәрдә куркыныч калдыкларны туплау өчен контейнерлар алырга акча бүленгән, ПЭТ-шешәләр җыю өчен 1,5 мең контейнер урнаштырылган. “Сергей Александрович (Миронов – иск.) креатив шешә күрәтте, әлеге юнәлештә дә алдынгылар булыгыз, сездә моның өчен барысы да бар”, - диде Мэр.

Фоторепортаж
Киров һәм Мәскәү районнары активистлары белән очрашу, 21.02.2018
Видеорепортаж
21.02.2018 16:41
Киров һәм Мәскәү районнары активистлары белән очрашу, 21.02.2018
Барлык яңалыклар