В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киләсе елда «Ышаныч» үзәгендәге 7 яңа бүлек өчен биналарны капиталь төзекләндерәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
«Ышаныч» үзәге – зур булмаган инициативаның шәһәр өчен мөһим эшкә ничек үсүенең ачык мисалы», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров. Ул үзәкнең беренче бүлеге 1995 елда, психологларга мөрәҗәгать итү культурасы әле килеп чыкмаган вакытта ачылганын искә төшерде. «Бүген үзәк психологлары көн саен 120-150 консультация үткәрә, филиаллар шәһәрнең барлык районнарында да ачык. Халык арасында аларның ихтыяҗын күреп, заманча таләпләргә җавап бирә торган шартлар тудыру мөһим иде», – дип ассызыклады Р.Гафаров.
А.Заһидуллина сүзләренә караганда, филиаллар ачылганнан соң, бүлекләрнең гомуми мәйданы икеләтә диярлек артачак – 1,8 мең кв.метрдан 3 мең кв. метрга кадәр. Хәзер «Главинвестстрой РТ» ДКУ белән берлектә проект документлары эшләнә.
Быел инде булган 10 бүлекчәдә капиталь ремонт бара, аларда ел саен 45 меңнән артык яшүсмер һәм яшь кеше психологка мөрәҗәгать итә. Бүгенге көндә биналарда инженерлык коммуникацияләре алмаштырылган, дизайн-проектлар нигезендә яңадан планлаштыру һәм гомумтөзелеш эшләре башкарылган. Бүлмәләр хәзер мобиль булмаган халык өчен дә уңайлы.
9 филиалда капиталь ремонт тәмамланган, хәзер эшчеләр җитешсезлекләрне бетерә, мебель һәм җиһазлар кайтарыла. «Чуйков урамындагы филиалда ремонт 90% ка үтәлгән. Биредә эшләр 2 айдан соң башланды, чөнки түбәне ремонтлаудан башларга кирәк иде һәм белгечләр кар төшүен көттеләр», – дип аңлатты А.Заһидуллина.
Бүлекләргә мөрәҗәгатьләр саны көн саен арта бара. Капремонттан соң филиаллар ачылган вакытта көнгә 8 дән 10 га кадәр мөрәҗәгать булса, хәзер – 17 дән 20 гә кадәр. Архитектура алымнары, Совет һәм Вахитов районнарында яңа хезмәтләр ачылу нәтиҗәсендә үзәкнең халыкны кабул итү мөмкинлеге елына 10 мең кешегә артачак.
«Үзәкнең психологик хезмәтләре гомуми дизайн-проект концепциясе ярдәмендә халык арасында да таныла башлый», – диде Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе. Хәзер, һәр бүлектә индивидуаль һәм төркем эше өчен модульләр, шулай ук мәгълүмати-административ модуль бар.
Индивидуаль эш өчен беренче модульдә кабинет һәм сенсор бүлмәсе бар. 9 айда психолог белән турыдан-туры консультацияләргә 5 мең 784 кеше килгән. Моннан тыш, ремонтланган бүлекләрдә аерылышучы парларга консультация бирү өчен уңайлы шартлар тудырылган. «Медиацияләр никахны сакларга яки ир белән хатын арасында, бала мәнфәгатьләрен кайгыртып, конструктив диалог төзергә ярдәм итә», – дип аңлатты А.Заһидуллина.
Икенче модуль биналарында профилактик юнәлешләр, әйтик, экстремизмны яки психоактив матдәләрне куллануны профилактикалау буенча эш алып барыла. Бу ел эчендә 2 мең 285 кешене колачлап, 71 төркемле чара үткәрелгән. Докладчы сүзләренә караганда, төркем чаралары вакытында яшьләрнең психологларга карата шәхси сораулары барлыкка килә, шуның хисабына шәхси консультацияләр саны арта.
Өченче модуль – мәгълүмати-административ – белгечләр эшли һәм халык белән аралашалар, шул исәптән онлайн.
Ремонттан соң үзәкнең биналары мәйданнары белән генә аерыла башлады. Әйтик, Совет районындагы иң зур «Таяныч» психологик хезмәте 458 кв. метр мәйданда урнашкан. Бүлектә күп функцияле кунак, берничә эш зонасы һәм ял зоналары оештырылды. Шулай ук хезмәттә аралашу клублары ачыла, психологлар белән иртәнге ашлар, яшьләр белән иҗади очрашулар уздырыла, китап укырга, өй эшен башкарырга яки үзәк белгече белән шәхси аралашырга мөмкин булган сәгатьләр каралган. Хәзер «Таяныч» хезмәте шәхси ярдәм өчен ачык, ә җиһазлар кайткач, үзәк тулы көченә эшли башлаячак.
Шартлы рәвештә хөкем ителгән яшүсмерләр белән хезмәттәшлек урнаштыру «Таяныч» хезмәтенең төп эш юнәлешләренең берсе булып тора. «Бу филиал яңа. Капиталь ремонтка кадәр шартлы рәвештә хөкем ителгән яшүсмерләр белән чаралар Татарстан буенча Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсенең җинаять-башкарма инспекциясендә үткәрелгән, әмма психолог белән аралашу психологик хезмәт диварларында күпкә нәтиҗәлерәк», – дип ассызыклады Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе. Бу ел эчендә шартлы рәвештә хөкем ителгән 47 яшүсмер психологик хезмәткә мөрәҗәгать иткән.
Исегезгә төшерәбез, капиталь ремонттан соң беренче булып Мәскәү районында Г.Коләхмәтов урамында бүлек ачылды. Яңартылган бинада Казан Мэры Илсур Метшин булып кайтты. Хәзер психологлар көн саен якынча 35 кешене кабул итәләр. Моннан тыш, яшьләрне психологик хезмәт белән таныштыру өчен 10 нчы октябрьдән дүшәмбедән җомгага кадәр 8-11 нче сыйныф укучылары өчен «В гостях у психолога» ачык ишекләр көннәре уза. Балалар өчен экскурсия үткәрәләр, психологның эше турында сөйлиләр, аңа нинди очракта мөрәҗәгать итеп булачагы турында профилактик фильм күрсәтәләр. Мондый чаралар ярдәмендә яшүсмерләрдә үз-үзләренә йомылу очраклары бетерелә һәм авыр тормыш хәлендә психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итү җиңелрәк була. Ачык ишекләр көннәре 2022-2026 елларга Казан халкын наркотиклаштыруны профилактикалау муниципаль программасы кысаларында оештырыла.
Росстат мәгълүматларына караганда, Казанда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 365 меңнән артык кеше яши. А.Заһидуллина, аларның яртысы катлаулы тормыш шартларында психологик ярдәмгә һәм социологик сораштырулар һәм психологлар мәгълүматлары буенча тормыш һәм кыйммәт юнәлешләрен билгеләүгә мохтаҗ, дип билгеләп үтте.
Яшүсмерләр, «Вконтакте» социаль челтәрендә телефон аша яки хезмәт берләшмәсендә