Мондый карар автомобиль юлларында «часпик» сәгатьләрендә үткәрү сәләтен арттыру өчен кабул ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь). Казанда 15 мең тоннадан артык йөк йөртү рөхсәт ителгән транспорт чаралары хәрәкәте чикләнгән юллар исемлеге арттырылды. Тиешле үзгәрешләр Башкарма комитетның «Казан автомобиль юллары буенча транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү турында»гы карарына кертелде.
Шулай итеп, 6.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова урамыннан Шәриф Камал урамына кадәр, шулай ук Татарстан, Шәриф Камал урамыннан Нариманов урамына кадәр зур йөк машиналарына керү тыела. Мондый карар автомобиль юлларында «часпик» сәгатьләрендә үткәрү сәләтен арттыру өчен кабул ителгән.