Автобуслар көн саен алты юнәлештә йөриячәк.
Фото: Денис Гордийко
Автобуслар көн саен алты сезонлы маршрутта иң популяр юнәлешләр буенча йөриячәк:
39с номерлы «Ветеринария академиясе – Станция Дәрвишләре торак массивы»;
41с номерлы «39 нчы квартал – «Крутушка» бакчачылык ширкәте»;
92с номерлы «Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы – Дальние сады»;
101с номерлы «Горький шоссесы – «Текстильщик» бакчачылык ширкәте»;
109с номерлы «Полет» кафесы – Яңа Шигали»;
111с номерлы «Җиңү Проспекты» метро станциясе – Май комбинаты».
Җәдвәл белән тулырак kazantransport.ru сайтында һәм +7(843)275-30-50 кайнар линия телефоны буенча танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, узган ел сезонлы маршрутлардан 708,5 меңнән артык пассажир файдаланган.