В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүләкләрне Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан РФ транспорт министры тапшырды
Казанның «Метроэлектротранс» МУП коллективын РФ транспорт министрының «Транспорт ведомствосының һәм транспорт белеменең 215 еллыгы уңаеннан» истәлекле билгесе белән бүләкләделәр. Транспорт предприятиеләренең алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләрне РФ транспорт министры Роман Старовойт тапшырды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узды, анда Казан шәһәренең «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Абдулхаков катнашты.
«Бүген бу залда транспорт комплексының һөнәри осталыклары һәм тапшырылган эшкә җаваплы караулары сәбәпле хезмәт уңышларына ирешкән иң яхшы вәкилләре утыра», – дип ассызыклады Роман Старовойт.
Транспорт министрлыгы башлыгы транспорт предприятиеләренең барлык хезмәткәрләренә тыныч һәм җайга салынган эш, хезмәт уңышлары һәм куелган бурычларның үтәлүен теләде.