Иң өлкән шәһәрле – Шәриф Мәҗитов – 1916 елда туган
Фото: KZN.RU
Казанда барлыгы 100 һәм аннан да күбрәк яшь булган 90 кеше яши. Алар арасында 7 ир-ат һәм 83 хатын-кыз бар.
Озак гомерлеләр буенча рекордсменнар – Мәскәү һәм Совет районнары. Аларда 100 яшьлек чиген узган 19 шар шәһәр кешесе исәпләнә. Тагын 14 кеше – Идел буе районында, 13 кеше – Яңа Савин районында, 12 кеше Киров районында яши. 100 һәм аннан да күбрәк яшьтәге сигез казанлы – Авиатөзелеш районында, бишесе Вахитов районында яши.
Исегезгә төшерәбез, Казанда өлкәннәр өчен 2016 елдан «Тормышны яратучылар» проекты гамәлгә ашырыла. Ул 56 шәһәр мәйданчыгында уза торган 13 юнәлеш буенча бушлай дәресләрне үз эченә ала. Әйтик, ел башыннан пенсионерлар өчен 70 меңнән артык кешене колачлаган 630 чара уздырылган. Казан Мэры Илсур Метшин проектның потенциалы киңрәк булырга мөмкин дип ышана. Ул яңа шөгыльләр турында уйларга, спорт һәм сәламәтлек белән бәйле юнәлешләрне көчәйтергә, шулай ук үзләре яшәгән йорт янәшәсендәге мәйданчыкларны арттырырга кушты.