Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.03.2019, 08:49

Казанда Бөтенроссия «Крылатый Зилант» яшүсмерләр ярышлары узачак

Ярышлар илнең 20 төбәгеннән 300-дән артык спортчыны җыячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). Иртәгә, 27-нче мартта, Казан бадминтон үзәгендә Бөтенроссия «Крылатый Зилант» рейтинг яшүсмерләр ярышлары старт ала. Яшүсмерләр арасында ярышлар илнең 20 төбәгеннән 300-дән артык спортчыны җыячак.

Турнирга Мәскәү, Санкт-Петербург, Саратов, Свердловск өлкәләре, Приморье крае һәм башка төбәкләрдән бадминтончылар киләчәк. Уеннар дүрт яшь төркемендә оештырыла: 13, 15, 17 һәм 19 яшькә кадәр ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда. Татарстан Республикасы командасын Казан, Чаллы, Алексеевск, Саба, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Әлмәт, Аксубай, Түбән Кама, Кайбыч, Чистай, Кукмара, Тәтеш һәм Мөслим районнары спортчылары тәкъдим итәчәк.

29 мартта, яшүсмерләр арасында ярышлар тәмамланганнан соң, өлкәннәр көрәшкә керешәчәк. Турнир барлык биш разряд буенча да бердәм яшь төркемендә узачак.

Бөтенроссия ярышлары 31-нче мартка кадәр барачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар

Казанда Бөтенроссия «Крылатый Зилант» яшүсмерләр ярышлары узачак

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). Иртәгә, 27-нче мартта, Казан бадминтон үзәгендә Бөтенроссия «Крылатый Зилант» рейтинг яшүсмерләр ярышлары старт ала. Яшүсмерләр арасында ярышлар илнең 20 төбәгеннән 300-дән артык спортчыны җыячак. </p> <p> Турнирга Мәскәү, Санкт-Петербург, Саратов, Свердловск өлкәләре, Приморье крае һәм башка төбәкләрдән бадминтончылар киләчәк. Уеннар дүрт яшь төркемендә оештырыла: 13, 15, 17 һәм 19 яшькә кадәр ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда. Татарстан Республикасы командасын Казан, Чаллы, Алексеевск, Саба, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Әлмәт, Аксубай, Түбән Кама, Кайбыч, Чистай, Кукмара, Тәтеш һәм Мөслим районнары спортчылары тәкъдим итәчәк. </p> <p> 29 мартта, яшүсмерләр арасында ярышлар тәмамланганнан соң, өлкәннәр көрәшкә керешәчәк. Турнир барлык биш разряд буенча да бердәм яшь төркемендә узачак. </p> <p> Бөтенроссия ярышлары 31-нче мартка кадәр барачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте. </p>