Ярышлар 6-нчы апрельдә 10.00 сәгатьтә башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). 6-нчы һәм 7-нче апрель көннәрендә Казанда яңартылган «Батыр» спорт комплексы базасында халыкара класслы спорт мастеры Нәкыйп Мадьяров истәлегенә багышланган самбо буенча бөтенроссия ярышлары узачак.
Турнирда Россиянең 20 төбәгеннән 18 яшьтән өлкәнрәк 200-дән артык спортчы катнашачак, алар спорт һәм көрәш самбосында 20 авырлык категориясендә иң көчлеләрне билгеләячәк.
Ир-атлар спорт самбосында 52 кг, 57 кг, 62 кг, 68 кг, 74 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг һәм 100 кг. нан артык авырлык үлчәмендә көрәшәчәк; хатын-кызлар – 56 кг, 60 кг, 64 кг, 68 кг, 72 кг. буенча. Көрәш самбосында 57 кг, 62 кг, 68 кг, 74 кг, 82 кг, 90 кг буенча иң көчлеләрне билгеләячәкләр.
Ярышлар 6-нчы апрельдә 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте. Ярышларның тулырак җәдвәле белән сайтта танышырга мөмкин.