В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласына 1000 нән артык спортчы киләчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы ноябрь). Казан Россиянең атказанган тренеры Юрий Красильников истәлегенә багышланган Җиңел атлетика буенча бөтенроссия ярышларын кабул итәчәк. Бүләкләр 20 яшькә кадәрге 1000 нән артык спортчы арасында уйнатылачак.
Ярышлар 10 нчы ноябрьдә 9:00 сәгатьтә «Үзәк» стадионның футбол-җиңел атлетика манежында башлана. Чаралар программасына йөгерү, эстафеталар, ядрә ыргыту, колга белән сикерү һәм башка дисциплиналар кертелгән.
Тамашачылар өчен ярышларны трансляцияләү оештырылачак. 12 нче ноябрьдә тәмамланачак ярышларның нәтиҗәләре белән сылтама буенча танышырга була, дип хәбәр итә Татарстан Җиңел атлетика федерациясе.