В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларда 120-дән артык спортчы катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). 13-нче һәм 14-нче мартта «Казан» ат спорты комплексы манежында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган Татарстан Республикасы Президенты Кубогына конкур буенча бөтенроссия ярышлары узачак. Ярышларда Киров, Самара һәм Саратов өлкәләреннән, Марий Эл һәм Татарстан республикаларыннан 120-ләп спортчы катнашачак.
Җиңү өчен спортчылар төрле яшь категорияләрендә көрәшәчәк: 11-14 яшьлек балалар, 14-18 яшьлек егетләр һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр. Җайдакларга 80-150 сантиметр биеклектәге каршылыклар булган дистанцияләрне узарга кирәк булачак.
Ярышлар кысаларында Мәскәү ат спорты федерациясе ярдәме белән «Федерацияләр Кубогы» конкур ярышының төбәк этабы узачак.
Ярышлар 13-нче мартта 10.00 сәгатьтә башлана. Ат парады-ачылыш 14.00 сәгатьтә булачак. Тамашачылар өчен керү ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.