В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнирны ачу тантанасында футбол буенча РФ җыелма командасының элеккеге уенчысы Алексей Смертин катнашачак
Фото: ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы сентябрь). Иртәгә Казанда инвалид спортчылар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында футбол буенча «Корыч ихтыяр» бөтенроссия ярышлары старт ала. Турнир Россиянең 25 төбәгеннән 500 гә якын атлетны берләштерәчәк.
«Центральный» стадионында катнашучылар җиде дисциплинада ярышачаклар, шул исәптән ЦП авырулары булган кешеләр өчен футбол, ишетмәүчеләр футболы, интеллектуаль тайпылышлары булган спортчылар өчен мини-футбол, сукырлар өчен мини-футбол, электр коляскаларында футбол оештырыла.
Ярышлар иртәгә 9:30 да ачылачак. Тантанада ТР Хөкүмәте, Казан администрациясе вәкилләре, шулай ук спортчылар һәм спорт оешмалары әгъзалары – Алексей Смертин, Юрий Борзаковский, Василий Артемьев, Иван Потехин, Роберт Дзантиев һәм Татьяна Ольховая катнашачак.
Турнир ачылышында Россия футбол берлеге һәм Казан администрациясе җыелма командалары арасында гала-матч узачак. Матчтан соң адаптив футбол буенча тренерларга квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырыла.
Ярышлар 9 нчы сентябрьгә кадәр узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.