Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.06.2025, 11:55

Казанда йөзү буенча ярышлар – Россия Кубогы 2025 узачак

Турнир илнең 70 командасыннан 500 дән артык спортчыны җыячак

Бүген Казанда Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча ярышлар – Россия Кубогы 2025 старт ала. Бассейнга илнең 70 командасыннан 500 дән артык спортчы чыгачак. Спортчылар ирекле стильдә 400, 800 һәм 1500 метр арада, шулай ук комплекслы йөзүдә 400 метр арада чыгыш ясаячак. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә спорт һәм физик культура комитеты рәисе Линар Гарипов сөйләде.

Казанны «Дельта» олимпия резервы спорт мәктәбенең 13 иң яхшы тәрбияләнүчесе – Камил Газизов, Амалия Гыйззәтуллина, Ярослав Соколовский, Никита Евграфов, Разил Мансуров, Айдар Хәбибуллин һәм «Касатка» олимпия резервы спорт мәктәбе, «Үзәк» ФСБ спортчылары – Мария Миронова, Артемий Макарчиков һәм Тимур Әхмәтов тәкъдим итәчәк. Бу балалар барысы да зур спортның яшь йолдызлары.

Бай спорт программасыннан тыш, тамашачыларны трибуналарда матур шоу: күңел ачу чаралары, конкурслар, интерактив уеннар, шулай ук танылган спортчылар белән автограф-сессияләр көтә, анда һәркем истәлекле фото ясый һәм кумирлары белән аралаша алачак.

 

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.06.2025
Видеорепортаж
23.06.2025 13:18
Казан беренче тапкыр шосседа велосипед спорты буенча Россия чемпионатын кабул итәчәк
Барлык яңалыклар

Казанда йөзү буенча ярышлар – Россия Кубогы 2025 узачак

<p> Бүген Казанда Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча ярышлар – Россия Кубогы 2025 старт ала. Бассейнга илнең 70 командасыннан 500 дән артык спортчы чыгачак. Спортчылар ирекле стильдә 400, 800 һәм 1500 метр арада, шулай ук комплекслы йөзүдә 400 метр арада чыгыш ясаячак. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә спорт һәм физик культура комитеты рәисе Линар Гарипов сөйләде. </p> <p> Казанны «Дельта» олимпия резервы спорт мәктәбенең 13 иң яхшы тәрбияләнүчесе – Камил Газизов, Амалия Гыйззәтуллина, Ярослав Соколовский, Никита Евграфов, Разил Мансуров, Айдар Хәбибуллин һәм «Касатка» олимпия резервы спорт мәктәбе, «Үзәк» ФСБ спортчылары – Мария Миронова, Артемий Макарчиков һәм Тимур Әхмәтов тәкъдим итәчәк. Бу балалар барысы да зур спортның яшь йолдызлары. </p> <p> Бай спорт программасыннан тыш, тамашачыларны трибуналарда матур шоу: күңел ачу чаралары, конкурслар, интерактив уеннар, шулай ук танылган спортчылар белән автограф-сессияләр көтә, анда һәркем истәлекле фото ясый һәм кумирлары белән аралаша алачак. </p> <p>   </p>