В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Стартлар «Триумф» спорт комплексында узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче декабрь). 3-нче декабрь көнне «Авиатор» физкультура-спорт берләшмәсе Казанда инвалид балалар һәм балачактан инвалид булганнар өчен «Преодолей себя» дигән йөзү буенча ярышлар үткәрәчәк. Стартлар «Триумф» спорт комплексында узачак.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында үткәрелә торган чарада Казанның 50-дән артык кешесе катнашачак дип көтелә. Аларның һәркайсы медаль, мактау грамотасы һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк. Ярышларны ачу тантанасында спортчыларны Казан Башкарма комитеты вәкилләре сәламләячәк. Чара «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы һәм Татарстан Республикасының «Забота» инвалид балалар ата-аналарының региональ иҗтимагый оешмасы эгидасы астында уза.
Казанлылар ярышларда катнашучылар өчен җан ата ала. Уеннарның башлану вакыты – 9:00 сәгатьтә, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы.