В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казансу Кубогы өчен төрле токым этләре көрәшәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июль). 21-нче июльдә Татарстан башкаласының Сибгат Хәким урамы буенча урнашкан Казансу комлы яр буенда, «Ривьера» күңел ачу комплексы янында, төрле токым этләре өчен курсинг буенча ярышлар узачак.
Казансу Кубогына ярышларда катнашучыларны теркәү һәм дәүләт ветеринария контроле 6.30 сәгатьтә башлана. Барлык хайваннарның да гамәлдәге прививкалар ветпаспортын тикшерәчәкләр. Көчекләр ярышы һәм ветеран этләрнең йөгерешләре 7.00 сәгатьтә башлана, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү 8.30 сәгатькә планлаштырылган.
8.00 сәгатьтә яшүсмер этләрне һәм башка яшь категориясенә караган төркемнәрне теркәү башланачак. Узышлар 9.15 сәгатьтә башлана: кыска трассада үз мөмкинлекләрен «мини» категориясендәге этләр һәм яшүсмер этләр, ә озын трассада «медиум» һәм «макси» категорияләренә караган этләр күрсәтәчәк.
Призерларны бүләкләү 15.00 сәгатькә планлаштырыла, дип хәбәр итә оештыручылар.