Проектта катнашу өчен фатир 45 квадрат метрдан да ким булмаска тиеш.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Казанда НТВ телеканалы өчен «Квартирный вопрос» телевизион программасы төшереләчәк. Анда Татарстан башкаласы халкы катнаша ала – программа эфирга чыккан 20 ел эчендә беренче тапкыр гаризалар кабул итү географиясе киңәйтелде һәм берничә махсус чыгарылыш төшереләчәк.
Проект шартлары буенча программада катнашучыларның фатирларында ремонт ясала. Программаны төшергән вакытта анда яшәүчеләргә 2-2,5 айга йортларыннан күчеп торырга туры киләчәк.
Проектта катнашу өчен фатир 45 квадрат метрдан да ким булмаска тиеш. Яңа төзелешләрдәге моңа кадәр кеше яшәмәгән һәм ремонтланмаган фатирларны тапшыруга сайлап алмыйлар, дип хәбәр итә телеканалның матбугат хезмәте.
Проектка кушылырга теләгән казанлылар хатта үзләренең гаиләләре, фатирлары турында сөйләп, адресларын, фатирларының фотосурәтләрен күрсәтеп, creative@peredelka.tv электрон почтасына гариза җибәрә ала.